Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"41 яшьлек чәчәк кебек сөйгәнемнең көннән-көн сулуына карап күңелем сыза". Композитор Илдар Ногманов гаиләсенә ярдәм кирәк

Татар эстрадасына сизелерлек өлеш керткән композитор һәм аранжировкалар остасы Илдар Ногманов гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ.

news_top_970_100
"41 яшьлек чәчәк кебек сөйгәнемнең көннән-көн сулуына карап күңелем сыза". Композитор Илдар Ногманов гаиләсенә ярдәм кирәк

Кеше дигән зат елмаеп, көлеп торса, аның күңелендә ни барын белеп булмый. Апас бистәсендә яшәүче композитор, аранжировщик Илдар Ногмановны белмәгән райондашлары гына түгел, артистлар да сирәк. Эстрадага яңа аяк басып килүче яшьләргә җыр текстлары белән дә, көйләр язып та, аранжировкалар ясап та булышлык күрсәткән кеше ул. Кем генә ярдәм сораса да, каршы килми. Шат, көләч карашы артында күпме күз яше, әрнү, борчу икәнен белгертми яшәгән ул. Баксаң, Илдар Ногмановның хатыны Ләлә ханым инде 7 елдан бирле мәкерле авыру белән көрәшә, 7 ел инде даруларда яши икән.

– Үтәр, терелер дип, 7 ел буе бу хакта беркемгә дә әйтми яшәдек. Инде башкача яшерүнең мәгънәсе калмады, сөеклемне аякка бастыру өчен күп акчалар кирәк, – ди Илдар абый.

Илдар Ногманов – җырлар авторы. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Илназ Минвәлиевлар башкара. Иркә, Эльмира Сөләйманова җырларына аранжировка ясаган кеше ул. Гомумән, татар эстрадасына аның керткән өлеше бихисап. Ул үзе дә матур җырлый. Аның җырлавын радиолар аша да ишетергә мөмкин. Әле алай гына да түгел, гаилә дуэты булып, Ләлә ханым белән парлашып та җырлап йөрде алар. Аларга бар кеше сокланып карый иде.

Менә шулай матур гына яшәп, ике кыз үстереп ятканда гаиләнең ишеген борчу җиле кага.

“Никтер иреннәрем, телем ойый, диде”

Авыру беркайчан да сорап килми бит. Һәрчак шат күңелле, елмаеп кына торучы Ләлә Ногманованың көннәрдән бер көнне тел очы ойый башлый.

– 2011 елның җәендә Соль-Илецкка ял итәргә бардык. Менә шунда баргач, хатыным, “иреннәр, телем оеп тора кебек” диде. Беренче сизенүләре шунда булды. Тик без моңа артык игътибар бирмәдек. Бәлки кызулык, бәлки тозлы һава тәэсиредер дип уйладык. Тик көннәр-айлар үтә торды, авыру үзенең барлыгын гел сиздереп торды. Ою әкренләп кул бармаклары, бармак башларына күчте. Бу вакытта да үтәр дип кенә уйладык. 34 яшьлек хатыным авырый башлар, бу авыру билгеләредер дип уйлап та карамадык. Шуннан соң авырлыгы кими башлады, үзе сиздермәскә тырышса да, атлап йөрүләре дә үзгәрде, тигез, туры түгел йөри алмый башлады. Менә шуннан соң хастаханәгә барырга дигән карарга килдек”, – ди Илдар абый.



“Кара исәп белән миллион ярым акча китте”

    Кешегә сиздермәсәләр дә, Ләлә ханым инде бу чорда хастаханә юлыннан кайтып керми. Дәвалану курслары, реабилитация, уколлар, дарулардан торган тоташ көннәр башлана.

    – Күпме акча киткәнен санап бармыйсың бит инде ул андый чакта. Вак-төяге, тегесе-монысы. Әмма кара исәп белән генә дә миллион ярымнан артыграк акча тоттык инде, - диде ире.

    2012 елда, РКБда Ләлә Ногмановага соңгы диагнозны куялар: “нутритивная сенсорная полинейропатия», ягъни тәннең төрле өлешләрендәге нервлар зыян күргән. Авыру кешедәге мотор функциясе өчен җавап биргән нейроннар зарарлану аркасында килеп чыга. Шунлыктан терәк-хәрәкәт аппаратында да үзгәрешләр пәйда була. Чыннан да, очлыклар ою дәвам итә, шуның белән бергә, Ләлә ханымның бу вакытка йөреше дә салмаклана, тигез атлый алмый. 

    2013 елда ул 10 кило авырлык югалта. Шул елны табиблар чит илдә җитештерелгән иммуноглобулин препараты белән дәвалану юлын күрсәтәләр. Ләлә ханым шул дару нәтиҗәсендә билгеле бер җиңеләюгә дә ирешә, авыруы кире чигенгән кебек тә була хәтта. Гормональ препаратлар белән бергә куллангач, аның файдасы сизелерлек зур була. Илдар абый сүзләре буенча, Ләлә ханым тормышка кайта, кеше арасына чыга, кунакларга йөри башлый, бакчадагы вак чүпләрне дә тотып утый ала хәтта. Тик хәзер ашказанында җәрәхәт барлыкка килү сәбәпле, гормональ препаратларны куллана алмый. Ә ансыз яшь ханымның организмы аз дозалы иммуноглубилинга шуның кадәр ияләнгән һәм хәзер аның файдасы нульгә тигез. Дәвалану өчен бер генә юл – әлеге препаратның Германиядә җитештерелгән аналогы кирәк.


    “Көннән-көн ябыга”

    – Ләләнең эштән туктаганына инде 6 ел. Авырган килеш тә, бер ел эшләп йөрде әле ул. Тик биреште. Аңа хәзер гомерлеккә өченче төркем инвалидлык бирделәр. Эштә түгел, өйдә дә чак хәрәкәтләнә. Туры басып, тигез йөри алмый. Куллары тоймый. Шуның аркасында, әгәр карамаса, кулына ни тотканын да белми. Чәйне дә ярты гына чынаяк, ике кулы белән көчкә тотып эчә. Россиядә җитештерелгән дару ярдәм итми башлагач, тагын авырлыгын югалта башлады, – ди композитор.

          “Гаиләбезнең 7 ел сакланган серен чиштек”

    Ләлә һәм Илдар Ногмановлар ике кыз тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Адилә Россия хокук академиясенең өченче курсында укый, Аида 10 сыйныфта белем ала. Әниләренә бик тә булышасы килсә дә, ярдәм итү өчен бар көчләрен куйсалар да, көне-төне теләк теләүдән башканы булдыра алмыйлар. Дүрт кешелек гаилә бүген әтиләре өстендә. Акча булыр, иртәгә җыярбыз, бер айдан дип өметләнү дә, аклану да ярдәм итми. Ләлә ханымга тиз арада чит илдә җитештерелгән препарат кына ярдәм итәргә мөмкин. Табиблар аңа өч курс дәвалану үтәргә кушкан. Ә бер курс өчен 500 мең сум акча кирәк. Билгеле, Ногмановларның берьюлы шул кадәр сумманы күтәрерлек хәле юк.



    – 41 яшьлек чәчәк кебек сөйгәнемнең көннән-көн сулуына карап күңелем сыза. Менә ул янымда, аны бәла-казадан коткарып калу өчен кул сузымы гына ара кебек. Әмма бер курс дәвалануны күтәрерлек тә чара калмады. Шуңа мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә, 7 ел буе сакланган гаиләбезнең серен ачып салырга туры килде, – ди Илдар Ногманов.

    Тамчыдан күл җыела дип юкка гына әйтмиләр. Мондый авыр чакта, акчага кытлык чагында 10 сум да, 100 сум да сизелерлек өлеш кертә ала. Әгәр дә инде бу язманы укып, бер тиен дә ярдәм күрсәтерлек хәлегез юк икән, һичьюгы, репост итеп таратыгыз. Берәү күрмәсә, берәү күрер.

    Әйдәгез, фотодагы шушы матур ханымга кабат елмаю, шатлану, хәрәкәтләнү һәм ЯШӘҮ бүләк итик!

    Ярдәм өчен реквизитлар:

    Сбербанк картасы: 4276 8620 1583 4239
    8-917-922-12-47 МТС номеры да картага бәйләнгән

    Карта Нугуманов Ильдар Рашитович исемендә.


    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100