Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

+41 градус килә

news_top_970_100

Россиянең күп кенә төбәкләрендә хәзер бик эссе, һәм якын арада эсселек сүрелмәячәк.

РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд билгеләп үткәнчә, бу җәйдә һава торышы чыннан да көтелмәгәнчә. Кайбер төбәкләрдә инде берничә көн рәттән, яшен һәм яңгырлар белән бергә, түзә алмаслык эсселек тора. Бу атнада кабат температура рекордлары, көчле яңгырлар, җил һәм яшен көтелә.

Илнең баш метеорологы сүзләренчә, якын көннәрдә Әстерхан, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә температура +40..+42°С, Краснодар краенда +39..+41°С ка кадәр күтәреләчәк. Ерак Көнчыгышның көньягында да бик эссе һава торышы көтелә: Бурятиядә +37°С, Байкал аръягында +39..+41°С, Амур өлкәсенең көньягында +35..+ 36°С, Иркутск өлкәсендә һәм Якутиянең көнбатышында + 32..+ 37°С ка кадәр кыздырачак, дип яза «РИА Новости».

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр, төнлә урыны белән 15 метр, көндез 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +15..+20˚С, көндез +25..+30˚С градус булыр дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100