Ир-атларга 40 яшьтән соң репродуктив сәламәтлекне контрольдә тоту өчен тестостерон, глюкоза дәрәҗәсенә һәм калкансыман биз гормоннарына анализлар тапшырырга киңәш ителә Бу турыда «РИА Новости» табиб-уролог, андролог Дмитрий Королёвка сылтама белән яза.
«Беренчедән, тестостерон дәрәҗәсе – нәкъ менә гомуми ирекле тестостерон. Глюкоза дәрәҗәсе, гликозилирланган гемоглобин, ул турыдан-туры җенес әгъзасының кан тамырлары торышына һәм эрекциягә йогынты ясарга мөмкин. Шулай ук табиблар калкансыман биз гормоннарын һәм онкомаркерларны карарга киңәш итә.
Урологларның «яраткан» онкомаркеры — ПСА», — диде Королёв.
Табиб билгеләп үткәнчә, югарыда саналган анализлардан тыш, ир-атларга табиб-урологта ректаль тикшерү узарга кирәк. Ул простата бизенең аденомасын яки яман шешен югары дәрәҗәдәге төгәллек белән диагностикаларга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.