news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

40 яшьтән соң деменциядән саклану өчен киңәшләр

news_top

Деменция – бу картайгач барлыкка килгән онытучанлык кына түгел, ә кеше хәтерен акрынлап юкка чыгара торган, елларны урлый, хәтта иң якын кешеләрне дә читләштерә торган җитди авыру. Бу чир пациент шәхесен дә, аның тирәсендәге дөньяны да җимерә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Белгечләр сүзләренчә, бүген дөньяда якынча 55 миллион кеше деменциядән интегә, күбесенчә Альцгеймер авыруы формасында. Шул ук вакытта, экспертлар искәртүенчә, деменция башка төрле яшь үзгәрешләре нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин. Фаразлар куандырмый: 2030 елга авырулар саны 78 миллионга җитәргә мөмкин, ә гасыр уртасында – 150 миллионга якынлашачак, дип яза KP.RU.

Невролог-табиб Әминә Киндарова аңлатуынча, деменция – берничә неврологик авыруны үз эченә алган гомум синдром. Иң киң таралганнары – Альцгеймер авыруы һәм кан тамырлары деменциясе. Бу халәтләр еш кына бергә очрый.

Табиб сүзләренчә, куркыныч төркемгә хроник, дәваланмый торган чирләре булган кешеләр керә – мисал өчен, артериаль гипертония, шикәр диабеты һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары. Авырулар дәваланудан баш тартса һәм билгеләнгән даруларны кабул итмәсә – аеруча куркыныч.

Онытучанлык – деменция түгел

Киндарова сүзләренчә, бу чирләр белән интекмәгән кешеләрдә дә деменция булмас дип гарантия бирү мөмкин түгел. Деменция баш миендә барган катлаулы процесслар нәтиҗәсендә үсә – кан әйләнеше бозыла, тукымаларның туклануы начарлана, күзәнәкләр арасындагы элемтә зәгыйфьләнә, зыянлы матдәләр туплана.

Невролог билгеләп үткәнчә, гадәти онытучанлыкны деменция белән бутарга ярамый. Нормаль картайганда, хәтер бераз зәгыйфьләнергә мөмкин, әмма бу кешенең гадәти тормыш алып баруына йогынты ясамый. Ә менә деменция – ул авыру, нормаль булмаган картаю.

Деменция үсешен күрсәтүче билгеләр

Көндәлек эшләрне башкаруда кыенлыклар (кеше нишләргә җыенганын оныта).

«Ой, кичә нишләгәнемне оныттым» түгел, хәтта искә төшереп тә хәтергә китерә алмау.

Вакытта югалу.

Сөйләмдә өзеклекләр һәм кирәкле сүзләрне сайлау кыенлашу.

Кеше вакыйгаларны бутый, исемнәрне искә төшерә алмый.

Әгәр мондый билгеләр еш кабатлана һәм гади тормышны кыенлаштыра икән, мөмкин кадәр тизрәк табибларга – терапевтка һәм неврологка – мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип киңәш бирә табиб.

Деменцияне профилактикалау кагыйдәләре

Альцгеймер авыруын тулысынча дәвалап булмаса да, нәтиҗәле профилактика бар, һәм аны, табиб фикеренчә, 35-40 яшьтән үк башлау мөһим.

Йокы

Иң элек йокыны җайга салу кирәк. Киндарова аңлатуынча, йокы вакытында баш мие деменцияне китереп чыгара торган аксымнардан чистарына. Йокының дәвамлылыгы гына түгел, сыйфаты да мөһим: көнгә 7-8 сәгать йоклау, бер ук вакытта яту һәм уяну гадәтен булдыру кирәк.

Физик активлык

Шулай ук, физик активлык та мөһим. Көнгә 20-30 минут хәрәкәт җитә – бу җәяү йөрүдән алып биюгә кадәр төрле формада булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу – мидәге кан әйләнешен яхшырта һәм аны «чистарта».

Авыруларны тикшереп тору

Хроник авыруларны контрольдә тоту – профилактиканың тагын бер мөһим өлеше. Әгәр гипертония, диабет, артык авырлык бар икән – вакытында чара күрергә кирәк. Болар баш миендәге кан тамырлары үзгәрешләренә китерергә мөмкин.

Туклану

Туклану да зур роль уйный. Рацион баланслы булырга, яшелчә, файдалы майлар керергә тиеш.

Авырлыкны киметү

Моннан тыш, артык авырлык ялкынсыну процессларын башлый, бу да Альцгеймер авыруы үсешенә бәйле булырга мөмкин. Ләкин авырлыкны киметү сәламәт яшәү рәвеше ярдәмендә булырга тиеш, кырыс диеталар белән түгел.

Хисси халәт

Психоэмоциональ халәтне дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Даими стресс, борчылу, депрессия – болар барысы да деменциягә китерүче факторлар.

Акыл эшчәнлеге һәм аралашу

Киндарова когнитив активлыкны һәм аралашуны онытмаска чакыра. Файдасы тиюче шөгыльләр арасында шигырь ятлау, кроссвордлар чишү генә түгел, телләр өйрәнү, яңа мавыгулар, өстәл уеннары, тере аралашу да бар. Ул хәтер генә түгел, игътибар, сөйләм, вак моториканы да күнектерергә кирәклеген ассызыклый – болар барысы да баш миендәге тонусны сакларга булыша.

Табиб билгеләп үткәнчә, деменцияне профилактикалау өчен әллә нинди катлаулы гамәлләр кирәкми – бу бары тик аңлы, сәламәт яшәү рәвеше. Баш мие турында кайгырту беренче билгеләр барлыкка килгәнче үк башланырга тиеш. Даими йоклау, хәрәкәт, аралашу, авыруларны контрольдә тоту һәм тормыштан ләззәт алу – деменциядән саклануның төп кораллары, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар