news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

40 яшьлек хатын шөпшә йоткан һәм үлгән

news_top
40 яшьлек хатын шөпшә йоткан һәм үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Саратовта яшәүче хатын шөпшә йоткан һәм вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига 6 августта «Энергия» бакчачылык ширкәтендә булган. 40 яшьлек хатын авызына шөпшә очып кергән.

Төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, бөҗәк очраклы рәвештә кергән.

«40 яшьлек хатын очраклы рәвештә шөпшә йоткан. Моңа кадәр астма белән авыручы бу хатында анафликтик шок барлыкка килгән. Хатын «ашыгыч ярдәм» килгәнче вафат булган», – диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар