40 яшьлек ир 35 яшьлек инвалид энесенең колагын кискән
Зыян күрүчене Питрәч район хастаханәсенә алып киләләр.
![40 яшьлек ир 35 яшьлек инвалид энесенең колагын кискән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/6/169bf7b9ee145ed3e0ec1e05ef0bbb48e5498e6a56c0779b41bfff7294f9.jpg)
Ир-ат үзенең бертуган энесенә кунакка килә, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, алар арасында конфликт чыга. Ачудан, ирләрнең берсе пычак алып туганының колагын кисә.
"24 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә зыян күргән ир-атның йортында, исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң туган конфликт нәтиҗәсендә, 40 яшьлек Питрәч кешесе, шул ук бистәдә яшәүче 35 яшьлек бертуган энесенең колагын кискән, - дип яза KZNLIVE сайты.
Зыян күрүче 2 группа инвалид. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, 1 декабрьдә "Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.