Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы еллык премиягә өметләнми. Мондый премияне көтүчеләрнең һәр җиденчесе 40 мең сумнан артык акчага хисап тота. Бу турыда «Авито.Работа»га сылтама белән РИА Новости яза.
«Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы (56 процент) агымдагы елда еллык премия алуга өметләнми. Премиягә өметләнүчеләрнең 41 проценты 5 мең сумга кадәр акча көтә.
20 проценты 5-10 мең сум, 13 проценты 10-20 мең, 8 проценты 20-30 мең, 4 проценты 30-40 мең сумга өметләнә.
Эшләүче кешеләрнең 14 проценты 40 мең сумнан артык премия алырга өметләнә», – ди аналитиклар.
Шул ук вакытта әлеге премияне алуга барысыннан да күбрәк Казан халкы өметләнә (46 процент), диелә хәбәрдә.
Хезмәткәрләре премия алуга күбрәк ышанган шәһәрләр исемлегенә Түбән Новгород, Екатеринбург, Омск һәм Ростов-на-Дону керә.
Акчалата бүләк буласына бераз азрак өметләнүчеләр Пермь, Чиләбе, Новосибирск, Мәскәү һәм Волгоградта яши.
Исемлекнең иң азагында – Уфа, Красноярск, Санкт-Петербург, Воронеж, диелә хәбәрдә.