4 яшьлек Сәмир күзен югалту алдында: «Балам кызганыч, йөрәк чыдамый, үзем дә елыйм»
Мамадыш районында гомер итүче Әдилә һәм Радик Гыймадиевларның кечкенә улларының күзенә чыбык кергән. Баланың бер күзе күрми. Ул хәзер күзен югалтырга мөмкин. Әдилә Гыймадиева бу хәлләрнең ничек килеп чыкканын «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
Балалар республика клиник хастаханәсенең табиблары бүген 4 яшьлек кечкенә малайның күзен саклап калу өчен көрәшә. Барысы хакында да малайның әнисе Әдилә сөйләде:
Бу хәлләр 8 март көнне булды, – дип сүз башлады ул. – Мин үзем кибеттә эшлим. Бу көнне кибетләрдә нинди галәмәт булганын үзегез аңлыйсыз. Кайттым да, кичке аш пешереп, балаларны ашатып алдым. Кичке сәгать 10 якынлаша иде инде. Хәзер бераз телефон карап утырып торыгыз, аннан юынып алабыз да ятарбыз, дидем дә үзем табак-савытларны юып алыйм дип, аш бүлмәсенә чыктым.
Кечкенәсе – Сәмир машиналар сүтеп уйнарга ярата. Шулай ул өйдә дә гел шөрепләрен борып, сүтеп, җыеп уйный иде. Конструктор булырсың үскәч, дия идек без аңа. Шуны сүткән дә, машинадан бер чыбык чыгып калган. Безнең бүлмәдә малайларның караватлары 2 катлы итеп ясалган. Бу шуннан сикереп төшкән. Машинадан тырпаеп торган чыбык аның күз ясмыгын (хрусталик) ук тишеп кергән һәм мөгез катлавы (роговица) эчендәге гель кебек сыеклыкны агызып чыгарган. Без моны хастаханәгә эләккәч кенә белдек, – ди әни кеше.
Бала башта бик каты елый. Күзен ачмый, берәүгә дә күрсәтми.
Вакыт та бик соң иде инде. Башта елады, елады да, күзен дә ачмый, йоклап китте. Күз кырые гына тырналгандыр, дип уйладык. Иртә белән бала күз авыртуына зарлангач, ашыгып, хастаханәгә менеп киттек.
Килеп керүгә, табиблар йөгерешә башладылар. Безнең офтальмолог Казанга киткән булган, шуңа күрә түләүле клиникага кереп караттык. Аннан безгә Казаннан «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып озаттылар. Монда балалар клиник хастаханәсенә килеп җиткәч тә, безне шунда ук табиблар каршы алып, карарга тотындылар. Кич 20.50дә улымны операциягә дә алып кереп киттеләр инде.
Аның күзенә пычрак кергән. Ул уенчыкларны юсак та, бөтенесен чистартып бетерү мөмкин дә түгел инде. Табиблар үзләре дә борчылып куйдылар шул микробларның тарала башлаганын күреп. Микроб бик тиз тарала икән ул. Аны алып бетерсәләр дә, ул 1 айдан да, аннан соң да килеп чыгарга мөмкин икән. Барысы да баланың организмы, иммунитеты үзен ничек тотуыннан тора.
Хәзер табиблар шул микробларны алып атарга тырышалар, – ди Әдилә, улы өчен борчылып.
«Балам Ходай һәм табиблар кулында»
Хәзерге вакытта Әдилә улы Сәмир белән республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланалар. Алга таба ничек, нәрсә буласын табиблар да анык кына әйтә алмый.
Шул микроблар эчкә кергән, үрчегәннәр. «Берничәсен алсак та, бөтенесен алып бетерә алмыйбыз», – диләр табиблар. Җитмәсә ул микроблар бик тиз үрчи дә икән. Әлегә монда дәвалыйлар. Аннан инде Мәскәүгә дә җибәрергә мөмкиннәр. Әлегә микробларны чистартып, алып бетермичә, табиблар да берни әйтә алмый шул. Балам Ходай һәм табиблар кулында. Күзне дәвалап бетермичә, Мәскәү дә сорау астында, – дип, билгесезлектән сызлана ул.
Мамадыш районында гомер итүче Әдилә һәм Радик Гыймадиевлар 3 малай тәрбиялиләр. Олы улларына 22 яшь, уртанчысына – 10, ә иң кечкенәсенә 4 яшь.
Мин хастаханә юлында йөргән кеше түгел. Мондый нәрсә белән беренче очрашам, үземә дә стресс булды. Бик авыр кичердем. Улыма инде 3 операция ясадылар. Башта үлеген җыйдылар. Күз ясмыгы чатнап таралган булган, анысын да алдылар. Балам да кызганыч... Аңа күрсәтмәскә тырышам да инде, йөрәк чыдамый, үзем дә елыйм. Улыма кушылып елаган чакларым да юк түгел, – дип сыкрый ана күңеле.
«Аның бит әле укыйсы, яшисе бар...»
Әдилә сөйләү барышында табибларга да гел рәхмәт сүзләре генә яудырып торды.
Табиблар гел кереп, тикшереп торалар. «Сезнең хәлегез – бик авыр очрак», – диләр. Табиблар барысы да бик көчле. Александр Юрьевич Расческов безне үз кул астына алды. Барлык табибларга да бик рәхмәтлемен. Табиблар көрәшә, аларга бик зур рәхмәт инде. «Кулдан килгәннең барысын да эшлибез, ярдәмнән ташламыйбыз», – диләр алар. Шул сүзләрдән үк күңелем тула, – дип, Әдилә елый ук башлады.
Әнисе сүзләренә караганда, Сәмиргә авыртуны баса торган көчле дарулар бирәләр. Сабый онытылып китеп уйнап та ала. Коридорга чыккалап та йөри башлаган. Бала әлегә бер күзен каплаган килеш йөри.
Видео элемтә аша туганнар да, балалар бакчасындагы тәрбиячеләре, иптәшләре дә шалтыратып торалар. Сәмир генә үзен күрсәтәсе килми, бераз тартына башлады, сөйләшми. Үзе болай күзе турында сорашканы юк әле.
Аның ул күзе күрми инде, күрәчәк тә түгел. Әле монда күзне орган буларак саклап калу турында сүз бара. Аның бит әле яшисе, укыйсы, эшлисе бар... Микроб дигән зәхмәт бер күздән икенчесенә дә күчә ала икән. Табиблар көнгә берничә тапкыр анысын да карап, тикшереп торалар. Әле менә анализларыбыз бик яхшы булмаган, чәршәмбе көненә тагын бер операция билгеләделәр. Белмим, нәрсә булыр… Дәвалау уңышлы булган очракта, Сәмиргә Мәскәүдә донор мөгез катлавын куярга мөмкиннәр. Әле монысы турында сөйләү иртәрәк, чөнки дәвалану процессы бара. Аллага шөкер, үзе исән-сау. Ходай язганнан да узып булмый инде, – ди ул.
Әни кеше белән баласына хастаханәдә тагын күпме ятарга туры киләчәк, алга таба нәрсә булачак – болар билгесез. Хәзер алар барысы да яхшыга өметләнә.
Туганнарыбыз, дусларыбыз безне ярдәмнән ташламый. Булыша алган кадәр ярдәм итеп торалар. Алар гына түгел, хәтта башка район, шәһәрләрдән бер белмәгән кешеләр дә ярдәм итеп торалар. Аларның барысына да чиксез рәхмәтлемен, – дип, Әдилә табибларга да, үзләренә ярдәм иткән кешеләргә дә рәхмәтен белдерде.
Сәмирнең әнисе, ярдәм итәргә реквизитлар сорагач, бик уңайсызланды, мәкаләне табибларга рәхмәт әйтергә теләве, гыйбрәт булсын өчен язарга риза булуын әйтте. Әмма без ярдәм итүчеләр булса, бу гаиләгә үзеннән өлеш кертә алсын дип уйлыйбыз.
- Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат 8 939 306-58-97 Гыймадиева Әдилә Наримановна
- Сбербанк картасы беркетелгән