Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

4 яшьлек кызның күзен карандаш белән төртеп тишкәннәр

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендәге Подольск шәһәрендә балалар бакчасында 4 яшьлек кызның күзен имгәткәннәр. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Әлеге вакыйга 2024 елның август башында була. Бакчадагы бер кыз кулына карандаш ала. Бу вакытта тәрбияче игътибарын читкә юнәлткән була. Кыз икенче кызның күзенә шул карандаш белән төртә.

«Сул күзе яраланган һәм күрү функцияләре югалган баланы хастаханәгә салалар. Кызның күзенең төсле катлавы ярылган, һәм зур яра бар», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Бала имгәнү факты буенча Мәскәү өлкәсе прокуратурасы тикшерү башлаган.

«Якынча белешмә буенча, имгәнгән бала очлы карандашка төртелгән, карандаш башка баланың кулында булган», – дигәннәр прокуратурада.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100