news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

4 яшьлек кызның башы тәрәзәдәге тимер рәшәткә арасына кысылып калган

news_top
4 яшьлек кызның башы тәрәзәдәге тимер рәшәткә арасына кысылып калган
Фото: Уфада гражданнарны яклау идарәсе телеграм-каналы, www.bashinform.ru

Уфада 4 яшьлек кыз башы белән тәрәзәдәге рәшәткә арасына кысылып калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге хәл турында коткаручыларга хәбәр иткәннәр. Сабый Менделеев урамындагы йортның 1нче катындагы тәрәзә рәшәткәсенә кысылган.

Коткаручылар килгәч ачыкланганча, 2 нәни баланы өйдә үзләрен генә калдырып чыгып киткән булганнар.

4 яшьлек кыз тәрәзәдән урамга чыкмакчы була. Башы белән кысылып калгач, ул елый, кычкыра башлый. Тавышка күршеләр килеп җитә. Алар коткаручыларны чакыра, бала туңмасын өчен, төреп куялар.

Коткаручылар махсус кораллар белән рәшәткәне кисә һәм баланы ычкындыра. Аңа медицина ярдәме кирәк булмый. Балаларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар