4 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә, көндез кайбер районнарда яшен була. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с, яшен вакытында 15-17 м/с тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +16..+21˚ градус.
Үсүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Сугару һәм үсемлек тамырларына ашламалар сибү өчен уңайлы көн түгел. Туфракны йомшартырга, түтәлләр әзерләргә була. Ремонтант бакча җиләге озаграк уңыш бирсен өчен, өстен пленка белән капларга була.