Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

4 өлкәгә дроннар һөҗүм иткән

news_top_970_100
4 өлкәгә дроннар һөҗүм иткән

9 мартка каршы төндә Украина хәрби көчләре 4 төбәккә күпсанлы дрон һөҗүмнәре ясады. Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, барлыгы 47 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән: Белгородта – 1, Курскида – 2, Волгоградта – 3, Ростов өлкәсендә – 41.

Курскида пилотсыз очкычларның берсе сырхауханә түбәсенә төшеп шартлаган. Корбаннар юк. Сырхауханәдәге авыруларны һәм персоналны башка учреждениеләргә эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итә губернатор Старовойт.

Дроннар Таганрогтагы авиация предприятиесенә һөҗүм ясарга теләгән, дип хәбәр итә МЭШ. Анда янгын чыккан, тиз арада сүндергәннәр. Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев 41 дрон бәреп төшерелүе, бер МЧС хезмәткәре яралануы турында хәбәр итте.

Дрон очкан тавышлар, шартлаулар 1 сәгать тирәсе дәвам иткән.

Кичә, 8 мартта, Белгород өлкәсенә 3 дрон һөҗүме вакытында 2 кеше һәлак булган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100