4 октябрь мәзәкләре: «Кешеләрне бозам дип уйлаган шайтан — оптимист»
Сбербанк юбилеен бәйрәм иткәндә тарихын 1841 елдан башлап исәпли, ә 1991 елга кадәр салынган акчаларны кайтару турында сүз чыкса — ул бөтенләй башка банк икән, Сбербанкка катнашы юк булып чыга.
Ике исерек сөйләшеп утыра:
— Вәли, син бала таба аласыңмы?
— Юк.
— Ә керфек ясый аласыңмы?
— Юк, син нәрсә?
— Менә хатынша булмаганың өчен хөрмәт итәм мин сине, Вәли.
***
Түрәләр урламасын өчен ике ысул бар. Берсе — Швейцария ысулы, кешеләр урламасын өчен хакимият итү срогын кыскарту. Икенчесе Кытай ысулы — инде урлап өлгергән кешенең гомерен кыскарту.
***
Пандемиянең ике дулкынын да бер битлек белән уздырып җибәрә алгансың икән, димәк, син — үлемсез.
***
Ни өчен түрәләрнең һәм депутатларның уллары миллиардер булып туа? Бу сорауга генетиклар әле җавап бирә алмый.
***
Хатын-кыз ул кытай телендәге китап кебек — карап торышка язулары да бар, укып та була кебек, чынлыкта берни дә аңлашылмый.
***
Ахмаклыгы аркасында өйләнгән ирләр бик тиз акылга килә.
***
«Ирләрнең нык җилкәсендә тору» дигәндә хатын-кызлар, гадәттә, муенга утыруны күз алдында тота.
***
Бәхет бергә ятып йоклаган хатын-кызларда түгел. Бәхет йокыдан бергә уянырга теләгән хатын-кызларда.
***
— Вәли, син минем белән разведкага барыр идеңме?
— Баруын барыр идем, әмма синең белән кайтуың икеле бит, Гали.
***
60 ел бергә гомер иткән әби белән бабайдан сорыйлар:
— Сез ничек шулай озак никахлы булдыгыз?
— Беләсезме, без бит әйбер ватылса чыгарып ташлап, яңасын ала торган заманда түгел, ватылганны төзәтеп яши торган заманда үстек.
***
— Вәли, күчерергә бир әле?
— Бирмим, Галия, үзең эшлә.
— Ярар-ярар. Үзең берәр нәрсә сорамассың микән әле. Мин дә бирмәм.
— Синең кебек икеле капчыгыннан нәрсә сорый алыйм инде мин.
— Бер биш елда аңларсың, әмма соң булыр.
***
Әнисе кызын маньяклардан ничек котылырга икәнен өйрәтә. Аннары сорый:
— Менә караңгы урамнан барасың, ди. Артыңнан маньяк килеп чыкты. Нишлисең?
— Итәкне күтәрәм һәм аның чалбарын төшерәм.
— Вәт надан кыз! Күпме сөйләдем әле генә. Акылдан яздың мәллә?
— Юк, ә син ничек уйлыйсың — кем тизрәк йөгерәчәк: итәкне күтәргән килеш минме, әллә чалбарын төшергән килеш улмы?
***
Чәнти бармакның төп роле — өйдәге мебельнең урынында икәнен тикшерү.
***
Песи теләсә кая кәкәй итмәсен өчен аны борыны белән тизәгенә төртәләр. Бераздан соң песи өйрәнеп җитә — идән уртасына кәкәй итә, шунда борынын төртә дә чыгып китә.
***
Вәли аена 40 мең сум хезмәт хакы ала, ә хатыны Галия аена 80 мең туздыра. Сорау: Вәли дөньяда Гали бар икәнен беләме-юкмы?
***
Гарәп хатыннарының колакларында бриллиант, муеннарында энҗе, кулларында алмаз.
Безнең хатыннарның колакларында токмач, кулларында бала, муеннарында ирләре.
***
15 ел кранда эшләгән Гали уенчыклар куелган автоматны 15 минут эчендә чистартып чыгып китте.
***
Хатын-кызның бар җире дә гүзәл, әмма тагын да гүзәлрәк урыны бар икәнен беләсегез килсә: «Матуркай, сезнең иң гүзәл урыныгыз пычранган», — дип әйтегез. Аның кая караганыннан чыгып, иң гүзәл урынын ачыклый аласыз.
***
Ирләр хатын-кызларны бала-чага булып кала дип уйлый. Әмма хатын-кызга курчак бирсәгез, ул аны тотып кына тора, бернишләтми. Ә менә ир кешегә рогатка бирсәң…
Тормышта булган кызыклы хәлләр
Ваннага кереп киттем, сөлгене алырга онытканмын. Ванна ишеген ачып, иремә кычкырам (ул телевизор карап утыра):
— Мин сөлгене онытканмын!
Ирем, телевизорыннан аерылмыйча гына:
— Исеңә төшер!
***
Бер юан хатын трамвайга керде. Керүе булды, моның эче тавышланды. Шундый каты итеп — бөтен кеше ишетте, елмаешып куйдылар. Бер бәләкәй кыз хәтта еламсырап әнисенә дәште: «Ул хәзер безнең бөтенебезне дә ашап бетерәчәкме?»
***
Безнең эштә директорның сәер гадәте бар. Ул Совет заманында эшләгән һәм берәр кеше яхшы эшләсә, гел бер сүзне әйтә:
— Булдырдың, тишегеңне әзерлә!
Имеш, орден тагарга пиджәктә тишек кирәк.
Эшкә яшь кенә кыз урнашкан иде. Икенче көнне үк эштән китәргә гариза бирде. Ни өчен икән дип ачыклый башлаган идек, теге кыз беренче эш көнендә үк яхшы нәтиҗә күрсәткән дә директор моңа да шул ук сүзне әйткән икән.
***
Бер техникумда физика укытучысын беркем дә яратмый. Ул каныга, начар билге куя торган була. Шулай, алты егет имтихан алдыннан моны аулак почмакта тотып кыйнамакчы булалар. Имеш, куркыталар да, бөтен төркемгә «бишле» куйдыралар.
Караңгы почмакта моны сагалап торалар да кыйнарга ябышалар. Әмма физик яшь чагында бокс буенча чемпион булып чыга. Алтысын да алты якка болгап ата.
Икенче көн, имтихан. Физик килеп керә. Бер почмакта теге алты егет утыра — кайсының ирене кабарган, кайсының борыны канаган.
Физик: «Менә бу егетләргә мин „өчле“ куям. Алар нәрсә дә булса эшләделәр, ичмасам. Ә калганнарга бернинди ташлама да юк!»
***
Төрле яшьтәге кешеләргә видео күрсәтәләр. Анда бер малай йөгереп бара да урындыкка абынып егыла. Аннары «кем гаепле?» дип сорыйлар.
Биш яшькә кадәрге балалар «Урындык» дип җавап бирә.
Унике яшькә кадәргеләр «Малай» дип җавап бирә.
Унике яшьтән соң «урындыкны шушында куйган кеше» дип җавап бирәләр. Менә бу инде өлкәнәю дип атала.