Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«4 машина кара көлгә әйләнде, хәзер шуларны түлисе бар»

news_top_970_100
«4 машина кара көлгә әйләнде, хәзер шуларны түлисе бар»
Рамилә Хәсәнованың шәхси архивыннан

Шушы көннәрдә генә Рамилә һәм Рифат Хәсәновлар гаиләсе зур сынауга дучар була. Гаилә башлыгы арендага алып эшләгән автосервиста янгын чыга.

Ирем инде күптән машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә, 15 еллап машиналар төзәтә, – дип сүз башлады Рамилә. – Моңа бик озак килдек. 3 ай элек кенә, октябрьдә ирем үзенең автосервисын ачты, арендага бина алып, эшли башлады. Мин үзем матурлык сферасында эшлим, – ди ул.

Янгын 10 гыйнвардан 11е төненә каршы була.

Төнге 12нчеләр киткән иде бугай, ялгышмасам. Иремә автосервис урнашкан гараж комплексының каравылчысы шалтыратып, янгын турында хәбәр итте. Ирем шул ук секундта автосервиска чыгып чапты. Ул килгәндә, инде янгын сүндерү хезмәте дә анда булган, тик барысы да янып беткән... – ди Рамилә.

Рамиләнең сүзләренә караганда, автосервиста янгын чыккан вакытта анда 4 кеше машинасы булган.

Фото: © Рамилә Хәсәнованың шәхси архивыннан

Ремонтка дип кертелгән 4 кеше машинасы бар иде, алар бөтенесе дә янып беткән. Бөтенесе дә – чит ил машинасы, һәрберсенең бәясе миллионнан артык.

Янгын электр чыбыклары аркасында килеп чыккан, диделәр. Башта автосервиска керә торган чыбыклар яна башлаган, алар тышкы якта. Ут сүнмәгән, шулай чатырдап килеп кергән. Электр чыбыклары эчкә кергән җирдән ут керә. Ул яктагы әйберләр, машина да бөтенләй янып беткән, кара күмергә генә калган.

Электр щиты, башка төр электр җиһазлары сервисның башка ягында иде. Алар янмаган, өзгечләр сүнгән. Янган электр чыбыкларын кисеп алып тикшерүгә алып киттеләр. Берәр машинадан ут чыккан булса, хәлләр бөтенләй башка төрле булган булыр иде. Щиток эчендәге чыбыклар берни эшләмәгән, – ди ул, хәлләрнең мөшкеллеген аңлатып.

«Яңа көч белән эшкә алынырга кирәк»

Әлегә Хәсәновлар гаиләсе тикшерүдән җавап көтә. Гаилә башлыгы, төшенкелеккә бирелмәскә тырышып, яңа эш урыны турында уйлана башлаган. Аларга 4 машина бурычын кайтарырга кирәк.

Хәзер яңадан эшли башларга кирәк инде. Кешеләрнең машиналарын да түлисе бар. Бинаны арендага биргән кеше бер әйбер дә түләргә җыенмый. Әле алда безне бик күп суд эшләре дә көтәргә мөмкин. Ут безнең җавапсызлык аркасында килеп чыкмаганын дәлилләргә кирәк булачак.

Машина хуҗаларын икенче көнне хәбәр иттек. Гафу үтендек. Алар иремнең күптәнге клиентлары иде, аңлап кабул иттеләр. Миңа хәзер үк машина бирегез, дип килеп тавыш куптармадылар, тик шулай да без алар алдында җаваплы, түләргә кирәк. Сервиска әлегә тияргә ярамый, чөнки өстәмә тикшерү кирәк булырга мөмкин. Хәзер янгында гаепле кешеләрне ачыклап, аннан соң матди зыян күләмен исәпләячәкләр, – ди Рамилә.

Автосервиста ялкын бик көчле булу сәбәпле, аннан бер әйберне дә алып чыга алмаганнар. Гараж кооперативындагы башка гаражларга, урамдагы машиналарга зыян тимәгән.

Сервис эчендә машиналар гына түгел, иремнең эш кораллары, запас частьләр дә янды. Машиналар да инде эшләнеп беткән, бүген-иртәгә сервистан чыгарга тиеш иделәр дә бит... – дип аңлатты Рамилә.

Хәсәновлар 3 кечкенә бала тәрбияли: олысына 7 яшь, 5 һәм 2 яшьлек сабыйлар. Рифат гаиләсен карау, тәэмин итү турында борчыла, арендага алып эшли башларга үзенә бина, урын эзли башлаган. Хәзерге вакытта Рамилә иренә мөмкин булганча ярдәм итә. 3 бала әнисе күп вакытын эштә үткәрергә мәҗбүр.

Ирем башта шок хәлендә иде. Мондый хәлләр килеп чыгар дип, кем уйлаган. Рифат бик борчыла инде. Хәзер ирем, арендага алырга дип, яңа бина эзли. Кирәкле җиһазлар, эш кораллары, машина ремонтлау өчен ачкычлар алырга кирәк. Ул акча эшләү, бурычларны түләү өчен борчыла. Ипотекабыз да, кредитларыбыз да бар.

Хәзер иртән дә, кичен дә, ялларда да күбрәк үзем эшлим. Элек сәгать көндезге өчкә кадәр эшләп, аннары вакытымны балаларга багышлый идем. Кайсын мәктәптән алам, кайсын балалар бакчасыннан, аннан түгәрәкләр башлана, ашарга әзерлим. Хәзер әлегә ирем караштырып тора балаларны. Мин менә 2 ял көнендә дә эшләдем.

Безгә, әлбәттә, барлык туганнарыбыз, якыннарыбыз ярдәм кулын сузды. Иремне дә тынычландырып, төшенкелеккә бирелмәскә өндәп торалар. Хәзер яңа көч белән эшкә тотынырга, алдагы көннәрне уйларга кирәк, – ди Рамилә.

Хәсәновлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: шушы телефон номерына банк картасы беркетелгән 89872982997 (Хәсәнова Рамилә Эльфатовна).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100