4 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез һәм кич 18-23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көнбатыш районнарда +10˚, көндез +14..+19˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару өчен уңышлы вакыт түгел. Туфракны сукаларга, йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Җимеш бирә торган культураларга корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Чәчәкләргә ашлама сибәргә, бүлгәләп күчереп утыртырга була. Бу көнне утыртылган агач-куак үсентеләре җиңел үсеп китә.