news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

4 майдан Татарстанда Мамадыш – Теләче юлында автомобильләр хәрәкәте чикләнә

news_top

2026 елның 4 маеннан Татарстанның Мамадыш районында төбәк әһәмиятенә ия Мамадыш – Теләче автоюлында автомобильләр хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрылыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Чикләү трассаның 14 – 25,8 километрындагы өлешендә капиталь ремонт уздыруга бәйле. Хәрәкәт 2026 елның 20 ноябренә кадәр чикләнәчәк дип планлаштырыла.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә альтернатив маршрутлар тәкъдим ителә: Мамадышны урап узу юлы, Мамадыш – Кукмара, М-7 «Волга» – Түбән Сөн – Кече Сөн – Югары Сөн, Ишки – Түбән Тәкәнеш юллары, шулай ук М-7 «Волга» федераль трассасы. Юнәлешләрдә тиешле юл билгеләре урнаштырылачак.

Машина йөртүчеләргә бу чикләүләрне исәпкә алырга һәм маршрутларны алдан ук планлаштырырга киңәш итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар