Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

4 класстата укыган малай белән «мәхәббәт уйнаган» 25 яшьлек укытучы кызны кулга алганнар

news_top_970_100
4 класстата укыган малай белән «мәхәббәт уйнаган» 25 яшьлек укытучы кызны кулга алганнар
База Телеграм-каналы

Ленинград өлкәсендә 25 яшьлек укытучы һәм 4нче сыйныфта укучы 11 яшьлек малай октябрьдән бирле «очрашып йөргән» һәм язышкан хатлары аркасында тотылганнар. Тәнәфес вакытында алар, сыйныф бүлмәсенә бикләнеп, бер-берсенә мәхәббәт аңлаткан. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза

Әни кеше улының һәм укытучының мөнәсәбәтләре турында малайның ватсабындагы язышуларны очраклы рәвештә күргәч белгән. Малай укытучы кыз белән интим темаларга аралашкан, ә өй эшләре турында сирәк исенә алган.

Малай соңрак әнисенә, укытучы апасына, ул эшкә килгәч тә, 2023 елның сентябрендә гашыйк булуын сөйли. Малай укытучыга игътибар күрсәтә башлый, матур сүзләр әйтә, һәм октябрь ахырларында укытучы кыз да аңа шулай ук җавап бирә башлый. Матур сүзләр әйткән, ә соңыннан башыннан сыйпый башлаган.

Мөнәсәбәтләре тиз үсеп китә. Ноябрьдән башлап укытучы һәм 4нче сыйныф укучысы тәнәфестә кабинетта бикләнә, үбешәләр, чишенмичә генә азгын гамәлләр кылалар – кыз малайның җенси органнарын тоткалаган, үзе күкрәген тоттырган. Малай сөйләгәнчә, (аның сүзләрен укытучы да раслаган) алар, сыйныф бүлмәсендә бикләнеп, кимендә 10-15 тапкыр очрашкан. Шәхси аралашудан тыш, мессенджерда да аралашканнар: бер-берсенә мәхәббәт аңлатканнар, нюдс (шәрә килеш төшкән фотолар) җибәргәннәр.

Бу хәлләр 31 гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бервакыт малайның әнисе аларның язышкан хатларын күрә һәм шундук мәктәп директорына һәм полициягә хәбәр итә.

Кулга алынгач, укытучы кыз 11 яшьлек малайны очрашуларның инициаторы дип атаган – беренче булып ул игътибар күрсәтте, дигән. Укытучы әйтүенчә, ул аңа комплиментлар ясаган, кызларга күрсәткән кебек игътибар күрсәткән. Укытучы исә, моңа «бирешкән» һәм җавап бирә башлаган.

Укытучы кыз 3 ел элек кенә педагогия көллиятен тәмамлаган. Укып чыкканнан соң, Санкт-Петербургта мәктәптә һәм Кудрово шәһәрендә бакчада эшләгән. Хәзер укытучы кыз кулга алынган, аңа карата «сексуаль характерда көч кулланган өчен» җинаять эше ачылган. Аңа 132нче маддә – 14 яше тулмаганнарга карата җенси гамәлләр кылу буенча 20 елга кадәр төрмә яный.

Ата-аналар комитеты рәисе Татьяна бу хәлгә ышанмавын әйткән. Укытучы кызның сентябрьдән генә эшли башлавын, кияүдә булуын, кайбер укучыларның аны «хыялдагы укытучы» дип атавын әйткән. Депутат Виталий Милонов, беренче эш итеп, кызны эштән куарга, аннары адекват булу-булмавын тикшерергә кирәк, дигән. «Мин өлкән класс укучыларының укытучы кызларга гашыйк булганын, аннары, 18 тулгач, өйләнгәннәрен, аннары үлгәнче бергә гомер иткәннәрен беләм. Әмма 11 яшьлек: бу – табу, психикасы дөрес түгел, дигән сүз. 99 процент педагоглар – нормаль кешеләр, әмма калган 1 проценты калганнарны пычратырга маташа. Психологик тестлар кирәк, кызганыч, бу – бердәнбер очрак түгел. Элек партия комиссияләре, әңгәмәләр бар иде. Ә хәзер диплом аласың да – бетте, ә бәлки, ул – бозыктыр? Профессиональ әңгәмә уздырулар кирәк», – дигән депутат.

Социаль челтәрләрдә әллә никадәр фикер калдырганнар. «Ничек инде укытучы шулай эшли алсын? Ышанмыйм!», «Нинди ялган! 11 яшьлек укучыга шәрә фотосын җибәргәнме?», «Малайның әтисе, тотылмас өчен, улының телефоныннан язгандыр», – дип яза ышанмаучылар.

Ышанучылар да җитәрлек. «Балалар 1нче класстан телефонда утыра. Алар инде бөтен нәрсәне белә. Ә кызның – сәер фетиш (мавыгу), һәм ул «башы белән дус түгел», «Җиргә төшегез инде. Үз балаларын үтергән хатыннар бар. Бөтен кызлар да изге түгел. Бөтен кеше дә бер түгел», «11 яшьлек балалар да төрле була, тәртипле булмаган гаиләләр дә бар», «Америкада мондый очраклар турында даими язып торалар», – дип бәялиләр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 февраль 2024
    Исемсез
    Чит илдән бозыклыклар килеп керде бит инде 90 нчы еллардан башлап
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100