4 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көндез урыны белән боз явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, яшен вакытында 15-28 метр, көндез урыны белән 22 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +26..+31˚ градус.
Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Тамыразыкларга һәм бәрәңгегә органик ашламалар сибәргә була. Кишер һәм чөгендерне сирәкләргә була. Ирис, нәркис чәчәкләрен бүлгәләп утырту өчен уңай вакыт.