4 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +21..+26˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчәләрне сугару, ашлау өчен уңышлы вакыт түгел. Авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Корыга чыдам чәчәк орлыклары чәчү, рассадаларын аерып утырту өчен уңай вакыт. Бу вакытта җыелган дару үләннәре аеруча файдалы булачак.