news_header_bot
Язманы тыңлагыз

4 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
4 июльгә һава торышы һәм ай календаре

4 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, секундына 14 метр тизлектә фаразлана, у яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +21..+26 градус була.

Үсүче ай. Чаян йолдызлыгында.

Яшелчә культураларын, агачларны, җиләк куакларын һәм чәчәкләрне тукландыру һәм сугару өчен уңышлы вакыт санала. Сугару, йомшарту һәм мүлчәләү өчен уңышлы көн. Көз куллану өчен шпинат, күпьеллык суган утыртырга була. Бакча җиләге мыекларын тамырландырырга. Алмагачның берьеллык үсентеләрен бәйләп куярга, күпьеллык чәчәкләрне күчеререп утыртырга. Бүлмә гөлләрен күчерергә. Җиләкләрне һәм яшелчәләрне җыеп, эшкәртергә. Газоннарны кисәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар