4 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез көнчыгыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчле җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +26..+31˚ градус.
Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару, тамырларына ашламалар сибү өчен уңай көн түгел. Шулай ук үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга да ярамый. Яшелчәләрне сирәкләргә, артык яфракларыннан араларга була. Үләннәр җыю өчен яхшы вакыт.