
«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов «Миллиард.Татар» өчен Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан хәрби комиссариатлары тарафыннан чакырылган татар һәм башкорт батырлыклары турында мәгълүмат әзерләде. Алар Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган, ләкин орденнар гына алганнар. Алай гына да түгел – аларның күбесенең чын герой булуы турында әлегә кадәр беркем дә белми диярлек.
1983 елдан башлап, мин Татарстанның мәктәп һәм студент эзләү отрядлары белән эшләү, аларны республика районнары буйлап Хәтер маршларында катнашу методикасын эшләдем. Бу – еллар дәвамында формаль рәвештә «югалган» дип саналган солдатларның һәлак булулары турында конкрет гаиләләргә хәбәрләр тапшыру һәм үлгәннән соң бүләкләнгән солдат һәм офицерларның бүләкләү документларының күчермәләрен тапшыру максаты белән эшләнде.
Безнең «Россиядә андый гаилә юк» акциясе барышында 2019 елның ноябреннән 75 ел буе «хәбәрсез югалган» дип саналган, Татарстанда туган 24 500 дән артык кешенең фронтта һәм әсирлектә һәлак булу шартлары ачыкланды. Бөтен республикада диярлек әлеге солдатларның туганнарын эзләү эше алып барыла.
Әлегә 150 мең якташыбызга яхшы исемне кайтарасы калды. Алар юридик төшенчәләр буенча Ватанны саклаучылар дип түгел, ә шикле репутацияле, ниндидер сәбәпләр белән исән калучылар дип санала.
Безнең «Хәрби дан клубы» патриотик тәрбиягә һәм эзләнү эшенә ярдәм итү Ассоциациясе 2020 елның сентябрендә Марий Эл республикасының «Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы белән «Россиядә мондый гаилә юк» акциясен уздыру турында килешү төзеде. Мондый эшне безнең Ассоциация Россиянең һәр төбәгендә диярлек алып бара ала. Мәсәлән, Башкортстанның туган якны өйрәнү һәм милли оешмалары өчен, мин Башкортстан хәрби комиссариатлары тарафыннан чакырылган, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган татарлар һәм башкортлар турында конкрет мәгълүмат тәкъдим итә алам.
Бу документлар киң аудиториягә бары тик XXI гасырда гына ачык була, һәм алар турында, кагыйдә буларак, туганнары үзләре берни дә белми. Башкортстанда яшәүчеләрнең һәлак булу хәлләре турында «Хәтер китаплары»нда да тасвирлама юк. Барысы да РФ Дәүләт Думасы кабул иткән, интернетта шәхси мәгълүматларны бастыруны тыю турындагы закон нигезендә бүләкләү кәгазьләрендә һәлак булган геройларның гаиләләре адреслары ябыштырылуы белән катлаулана. Һәм аларны бары тик район хәрби комиссариатлары исемнәре буенча яки «Халык хәтере» сайтындагы югалтулар исемлеге буенча гына табарга мөмкин.
Мисал өчен, батырлык кылган, ләкин герой дип танылмаган берничә татар һәм башкорт исемен генә атыйм.
Абдраков Николай Гобәй улы (Григорьевич), 1924 елгы, Башкортстанның Федоровка районы Юрмата авылында туган, татар, 1942 елда Татарстанның Саба РВК тарафыннан мобилизацияләнгән.1943 елдан II, III, IV Украина фронтларында хезмәт итә. 1943 елда яралана. III Украина фронтының 40 нчы гвардия армиясе Енакиев Кызыл Байраклы дивизиясенең 119 нчы гвардия укчылар полкында гвардия сержанты, автоматчылар отделениесе командиры.
Венгриянең Харта авылы янында Дунай елгасын кичкәндә, көймәләрдә үзенең отделениесе белән бергә беренче булып уң як ярга дошман траншеяларына бәреп керә. Кул сугышында 6 венгрны, 5 немецны юк итә. 2 офицерны һәм 11 солдатны әсирлеккә ала. Алга таба хәрәкәт итеп һәм плацдармны киңәйтеп, Абдраков сугышчылары башка подразделениеләргә Дунай елгасын бик тиз һәм зур югалтуларсыз кичәргә мөмкинлек бирәләр.
1944 елның 2 декабрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, ләкин үзе бу хакта белми, чөнки 1 декабрьдә һәлак була һәм Венгриянең Калоча шәһәрендә җирләнә. Үлгәннән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аның апасы Шакира Гобәевна туган җирендә яшәгән.
Габдрафиков Нурмөхәммәт, 1923 елгы, татар, Башкортстанның Йәрмәкәй районы Госман-Ташлы авылында туып үскән, 1941 елда Татарстанның Чистай РВК тарафыннан мобилизацияләнгән, КВП(Б) әгъзалыгына кандидат. 1943 елдан башлап үзәк, I Украина фронтларында хезмәт итә. II Украина фронтының 52 нче армиясенең Уманьски аерым истребитель-танкка каршы артиллерия бригадасының 1329 нчы истребитель-танкка каршы артиллерия полкында кече сержант, орудие командиры.
1944 елның 30 маенда Румыниянең Яссы шәһәреннән төньяктарак, Редиул Алдей торак пункты янында, 197,0 биеклегендә фашистлар 70 танк һәм 40 бронетранспортер катнашында контратака ясыйлар. Габдрафиковның батареясе төп юнәлештә була. Гитлерчылар атакасын лаеклы кире кагып, аның расчеты 3 «Тигр» танкын һәм 15 гитлерчыны юк итте. Сугышта Нурмөхәммәтнең 3 артиллерист иптәше яралана. Орудие сафтан чыккач, сержант танкка каршы мылтыктан тагын 1 танкны юк итә. ПТР сугыш кирәк-яракларын туздырып бетергәннән соң, ул пулеметтан төз уты белән тагын 50гә якын гитлерчыны үтерә. 12 сәгатьлек сугыштан соң гына Башкортстан татары командир боерыгы белән запас рубежга чигенә.
1944 елның 7 июлендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Әминов Зөфәр Закир улы, 1916 елгы, башкорт, 1941 елның 1 декабрендә Башкортстанның Туймазы РВК тарафыннан мобилизацияләнә, өлкән сержант, 112 нче кавалерия дивизиясенең 294 нче кавалерия полкының отделение командиры. Көньяк-Көнбатыш фронтта хезмәт итә. 1943 елның 21 гыйнварында Әминов 30 кызылармеецтан торган группа составында Ростов өлкәсен азат иткәндә биеклекне алырга, юлда хәрәкәтне чикләргә һәм дивизиянең төп көчләре якынлашканчы позицияләрне саклап калырга приказ ала. Фашистлар биеклеккә 7 контратака ясыйлар, ләкин югалтулар белән чигенәләр.
22 гыйнварда биеклекне инде 10 гитлерчылар танкы штурмлый. Аларның өчесен Әминов һәм аның иптәшләре юк итә. Ә тагын 1 бронемашинаны һәм 300гә якын пехотачыны шартлаталар. 2 көнлек сугышта биеклекне саклаучыларның барысы да һәлак була, ләкин фашистлар үтеп керә алмыйлар. Сержант Әминов, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, ләкин Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Шулай ук 1941 елның декабрендә Башкортстанның Туймазы РВК тарафыннан мобилизацияләнгән татар Кәшфулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин да үлгәннән соң илнең югары бүләгенә тәкъдим ителә. Ул 1942 елның 24 апреленнән сугышта. 6 декабрьдә яралана. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры була. Коммунист, гвардия сержанты, 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең 58 нче гвардия кавалерия полкының миномет расчеты командиры буларак, Днепрны кичкәндә дошманның көнбатыш ярындагы ут нокталарына ата.
1943 елның 29 сентябрендә Украинаның Чернигов өлкәсе Галки авылы өчен барган сугышта фашистлар безнең плацдармга 2 тапкыр контратака ясыйлар. Утны артобстрел астында алып барганда, Гыйззәтуллин 2 станоклы пулеметны, 2 минометны һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән 2 арбаны юк итә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Ләкин туган илендә бу хакта беркем дә белмидер.
Аның каравы, үз ватанында, Башкортстанның Йәрмәкәй районында, 1918 елда Суккол авылында туган, шул ук Туймазы РВК тарафыннан 1939 елның сентябрендә мобилизацияләнгән гвардия капитаны Нагаев (анкетага караганда) яхшы билгеле. Башкорт (анкетага караганда) Мөгин Кәрим улы шул ук легендар 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясендә 76 миллиметрлы туплар батареясы белән җитәкчелек иткән. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә – 1943 елның октябрендә һәм 1945 елның февралендә. Беренче очракта Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аның дошманны тар-мар итүгә керткән өлеше лаеклы билгеләнгәнме, үзегез хөкем итегез:
«Украинаның Чернигов өлкәсендә Десна елгасын кичкәндә һәм Березна шәһәрен штурмлаганда, Нагаев батареясы 60 нчы гвардия кавалерия полкының хәрәкәтенә булышлык күрсәтте һәм аз югалтулар белән торак пунктларны алырга мөмкинлек бирде. Батарея дошманның 3 танкын, 2 автомашинасын, 2 орудиесын, 6 пулеметын, 170кә якын солдатын һәм офицерын юк итте.
Днепр елгасын кичкәндә батарея кичүне каплады һәм паромнарда беренче булып көнбатыш ярга чыкты. 60 нчы гвардия кавалерия полкы хәрәкәтенә ут белән ярдәм итеп, Вяле, Нивка һәм Гале хуторларын алуны тәэмин итте, орудие, 4 пулемет, 200 гә якын солдат һәм офицерны юк итте. 2 миномет батареясы һәм 2 пулемет уты басылган.
Любечь районында Днепрны кичкәндә батарея туры наводка белән дошманның 1 орудиесын, 6 пулемет ноктасын, 4 дзотын һәм 40ка якын солдатын һәм офицерын юк итте».
Икенче тапкыр дивизия командованиесе Нагаевка югары бәя бирә.1945 елның 16 февралендә Бралентин бистәсе (Германиянең Арнсвальд тавы) янында аның батареясы 15 танк һәм «Фердинанд» ярдәме белән, немец батальонының 5 атакасын кире кага. Дошманның 200гә якын солдаты һәм офицеры юк ителә. Сафтан чыккан орудие расчетын алыштырып, Нагаев төз ут белән 3 танкны һәм «Фердинанд»ны яндыра. Батареяның барлык орудиеләре сафтан чыгарылгач, 6 сәгать буе камалышта сугыш дәвам итә. Бу юлы Ленин ордены белән бүләкләнә.
Нагаевның тактик җиңүенең әһәмиятен Вермахт документлары ачылган вакытта гына аңлыйсың. Германия армиясенең баш командованиесе резервының 962 нче артиллерия полкы нәкъ менә Бралентин районында урнашкан икән, ул ФАУ-2 реактив снарядлары белән коралланган булган. 1 тонна шартлаткыч яки 1000 километрга баетылган уранның үлемгә китерерлек дозасын китерергә сәләтле кешеләр! Безнең позицияләргә ракета һөҗүме башланырга санаулы сәгатьләр кала. Әгәр безнең геройлар булмаса…
Мөгин Кәрим улы 5 орден – Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы һәм Александр Невский кавалеры булып, җиңү белән өенә кайта.
Нуртдин Сафиулла улы Сафиуллин: шул ук Туймазы РВК тарафыннан 1918 елның маенда ук мобилизацияләнгән, 1899 елны туган, татар. 1945 елның 10 гыйнварында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.1927 елдан коммунист, ул 1942 елның августында Брянск, Воронеж, Үзәк һәм 3 нче Украина фронтларында хезмәт итә. Кызыл Байрак, 3 дәрәҗә Суворов, 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, гвардия полковнигы, 2 нче гвардия механикалаштырылган корпусының 6 нчы гвардия механикалаштырылган бригадасы командиры.
1944 елның 22 декабрендә аның бригадасы венгрларның Валь торак пунктын, ә 23 декабрьдә Ципьек терәк пунктын ала, беренче булып Будапештка тимер юлны кисеп чыга. 24 декабрьдә бригада сугышчылары беренче булып Венгрия башкаласына бәреп керә. 1945 елның 4 гыйнварында бригада фашистларның танклар һәм авиация катнашында 6 контратакасын кире кага. 5 гыйнварда фашистлар Шәришап бистәсе янында бригада оборонасын җимерә алалар. Контрударлар оештырганда, полковник Сафиуллин 6 гыйнварда каты яралана. Әмма корпус көчләре позицияләрне саклап кала. Полковник госпитальдә аның 2 дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнүен белә.
Бу геройларның батырлыклары һәм бүләкләре турында гаиләләр берни дә белмиләр икәненә ышанам. Батырлык кылган кешеләрнең балаларын, апа-сеңелләрен яки оныкларын әле табарга кирәк булачак.
Илнең иң югары бүләген бирелмәсә дә, аларның истәлеген күптән мәңгеләштерергә вакыт – мемориаль плитәләр, бюстлар, урам исемнәре бирергә кирәк. Якташларының батырлыклары турында аларның нәснл-токымнары белергә тиеш.
Китерелгән мисаллар шуны күрсәтә: бүләкләү документларының күчермәләре белән эшләү якташларыбызның фронттагы батырлыклары нечкәлекләрен белергә генә түгел, ә аларның һәлак булган урыннарын да ачыкларга мөмкинлек бирә. Ягъни әлегә кадәр юридик яктан «хәбәрсез югалганнар» дип саналучыларга яхшы исемнәрен кайтару.
«Миллиард.Татар»дан тәрҗемә ителде