Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«4 ел яшәү – бик яхшы нәтиҗә»:онкология белән авырган Анастасия Заворотнюк турында яңалык

news_top_970_100
«4 ел яшәү – бик яхшы нәтиҗә»:онкология белән авырган Анастасия Заворотнюк турында яңалык

Лариса КУДРЯВЦЕВА/ЭГ

«Моя прекрасная няня» сериалында танылган Анастасия Заворотнюк узган елның сентябрь аеннан Мәскәүдәге шәхси клиникада дәвалану курслары узган иде. Танылган актрисаны яман шешнең иң агрессив формасы булган баш мие глиобластомасы йогынтысыннан коткарырга тырышалар. Заворотнюк тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүе астында тотыла. Актрисаны дәвалау өчен Израильдән профессорлар һәм фәннәр докторларын да чакыралар.

Госпитальдә яман шешнең бу төре белән авыручыларның гомер озынлыгын ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә торган дәвалау ысулын эшләгәннәр һәм патентлаганнар. Нәкъ менә, бәлки дә, шул сәбәпле, Анастасия Заворотнюк инде 4 ел терелүгә өметен югалтмыйдыр, дип яза «Комсомольская правда». 

Артисткада яман шеш 2019 елның язында ачыкланган иде. Ул вакытта табиблар, мондый диагнозлы пациентларның нибары 2 проценты гына 5 елга кадәр яши, диде. 

Шушы көннәрдә Анастасия Заворотнюкның чираттагы терапиясе тәмамланган. Артистка пациент хастаханәдән чыккан. «Аны чыгардылар. Заворотнюкны өенә ире Петр Чернышев алып кайтып китте», – дип яза газета.

Табиблар фикеренчә, аның инде 4 ел дәвамында яшәү өчен көрәшә алуы өмет чаткылары уята.

«Глиобластома белән авыручыларның уртача гомер озынлыгы күп түгел: 5 авыруның 4се диагноз куелганнан соң беренче 1,5-2 елда вафат була», – ди табиб-онколог, медицина фәннәре докторы Игорь Долгополов.

«Мондый авырулар өчен иң мөһим сорауларның берсе – шешнең кайда урнашкан булуы, аны тулысынча алып булу-булмавы. Бу – еш кына бик авыр була, чөнки тискәре нәтиҗәләр куркынычы бар: ким дигәндә инвалидлык. 4 ел яшәү – бик яхшы нәтиҗә. Әгәр дә яман шеш тулысынча алынып, микроскопик калдыкларны юк итү өчен нурланыш терапиясе уңышлы узса, мондый пациентларның тулысынча терелү шансы да бар», – ди ул.

2019 елда, актрисада яман шеш ачыклангач, табиблар билгеле бер дәвалау регламентын булдырган: башта операция, аннары нурланыш терапиясе һәм аннан соң берничә химиотерапия циклы. Һәм бүгенге көнгә кадәр дәвалау тәртибендә бернәрсә дә үзгәрмәгән.

«Дөнья стандарты шул ук: мондый эзлеклелек иң яхшы нәтиҗә бирә. Әлбәттә, эксперименталь алымнар да параллель рәвештә үсә, мәсәлән, төрле иммунотерапия. Ләкин аларга таянырга мөмкин булган клиник тикшеренүләр әлегә юк. Минем тәҗрибәм күрсәткәнчә, кеше 4 ел яши икән, табиблар стандарт терапия ысулларын гына кулланмаганнар, дигән сүз. Глиобластомага килгәндә, бу авыру өчен икенче линия терапиясе юк. Димәк, пациентка операция, нурланыш һәм химиотерапия ясалган булып, аңарда рецидив барлыкка килсә, стандарт дәвалау схемасы инде юк. Алга таба сәнгать башлана», – ди ул.

Анастасия Заворотнюкның глиобластомага каршы көрәшеп узган 4 елдан соң үзен ничек хис итүе – ачык сорау.

«Әгәр шеш ярты баш миен колачлаган булса, кеше инвалид була. Әгәр дә глиобластома кечкенә булса һәм тулысынча алынса, кеше гадәти тормыш рәвешен алып бара. Һәм аның авыруы, әйтик, артритлы яки инсульттан соңгы пациентлардан аерылмый диярлек. Гомумән алганда, үзәк нерв системасында шеш булган пациентларның тормыш сыйфаты түбәнрәк, шулай да күпләр үзләрен карый алырлык хәлдә була», – дип белдерә табиб.

Дәвалаудан тыш, реабилитация да бик мөһим: ул еш кына чын могҗизалар булдыра. Заворотнюкның табиблары, бәлки дә, 5 ай буена шәхси клиникада шуның белән шөгыльләнгәндер.

«Реабилитация – безнең илдә яңа төшенчә. Монда сүз хәрәкәт кенә түгел, ә танып белү активлыгы турында да бара: сөйләм, уку, язу сәләтен торгызу, социаль һәм психологик адаптация. Хәтта виртуаль чынбарлык та кулланыла: мәсәлән, кеше, махсус күзлекләр киеп, хәрәкәтләрне координацияләү өчен махсус предметларга төбәлә. Бу – тулы бер комплекслы программалар – пациентны тормышка кайтарырга мөмкинлек биргән бөтенләй башка дөнья», – ди Игорь Долгополов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100