news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«4 ел элек паспортын югалткан». Төньяк башкалада яшәүче ир-ат үлмәвен исбатларга тырыша

news_top

Санкт-Петербургта яшәүче Игорь Б., прокуратура һәм тикшерү органы ярдәмендә, инде 2 ай үзенең үлмәвен исбатларга тырыша. Бу хакта РИА Новости агентлыгына аның вәкиле Игорь Бурдинский хәбәр иткән.

Дмитрий июньдә поликлиникага килгән, ә аңа исеме үлүчеләр исемлегендә булуын әйткәннәр.

«Табиб Игорь Б.ка аның үлгәннәр исемлегендә булуын әйткән. Ир-атның хәле авырайган, «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә илткәннәр, ярдәм күрсәткәннәр, ә аннары өенә кайтарып җибәргәннәр һәм әлеге хәлне «очраклылык» дип атаганнар», – дип сөйләгән Бурдинский.

Аның әйтүенчә, Игорь банкоматтан акча да ала алмаган. «Сбер»да да аны үлгәннәр исемлегенә керткәннәр, социаль пособие дә түләми башлаганнар. ЗАГСта ир-атка үлеме турында таныклык тапшырганнар. Хастаханәдә ул үзенең авыру һәм үлем турындагы мәгълъматларын алырга тырышып караган, ләкин моннан баш тартып, аны тикшерүгә җибәргәннәр», – ди Бурдинский.

Ачыкланганча, 4 ел элек Игорьның паспортын урлаган булганнар, аңа яңасын алырга туры килгән. Кемдер аның иске паспортын кулланган, һәм ул үлгәч, шундый проблема килеп чыккан, дип сөйли Бурдинский.

«Без прокурорга мөрәҗәгать иттек, анда Игорь мәнфәгатьләрен якларга ризалаштылар. Безне Тикшерү комитетына сораштыруга чакырдылар инде», – ди аның вәкиле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар