Балтач районы Кенәбаш авылында яшәүче Рәсимә апа Һадиева – гомере буе фермада эшләгән, дүрт бала тәрбияләп үстергән хатын-кыз. Ул улы Рәдифнең үлемен дә кичергән, ирен дә җирләгән. Әңгәмәдәшемне бу авырлыклар сындырмаган: ул бүген яңа йортта улы Раил һәм аның гаиләсе белән яши, мал асрый, оныкларын кайгырта. Рәсимә апага быел 65 яшь тулды. Авылга кайткан арада аның янына кунакка кереп чыктым, ул үзенең тормышын сөйләде.
Рәсимә апа, исәнмесез! Мин сезнең турында авылдашым – күршем буларак беләм, ә сез үзегез бу авылданмы әллә килен булып килдегезме?
Мин үзен Кенәбаш авылыннан. Без гаиләдә 10 бала идек: 8 кыз, 2 малай. Мин сигезенче булып туганмын. Миннән соң бер малай һәм бер кыз туган. Кечкенә вакытта мин тегү белән дә кызыксына идем. Безгә курчаклар бик эләкмәде инде, чөнки алар юк иде. Каникулларда йомычкалардан төрле уенчыклар ясап, тау башларында уйный идек. Шулай итеп хыяллана идек инде кечкенәдән үк. Апайларым фермада эшләде. Мин дә балачактан кул белән сыер саудым. 10 ел мәктәптә укып чыктым.
Сез гаиләдә 8 кыз булгансыз, кызлар турында, гадәттә, «әти кызы» дип сөйлиләр, сез әти кызы булдыгызмы?
Мин әти кызы булдым инде. Исемемне дә ул куштырды. Башка балаларга исем белән эндәшсәләр, әтием миңа гел «кызым» дия торган иде. Ул атлар карау белән шөгыльләнде, мин бала вакытта аңа ияреп, атлар янына йөрдем. Печән чаба, тырма белән җыя идек. Аннан атларны чыгарабыз, шул вакытта мин карда янына качып торам.
Әтием коры кеше иде. Берсендә, бияләем су мичкәсенә төшеп киткәч, аны аңа әйтергә дә курыктым. Ул бияләйне әнием ап-ак йоннан бәйләгән иде, шул килеш калды ул аннары.
Әниегез ниләргә өйрәтте?
Әни эшкә өйрәтте инде ул, җаным. Балалар да күп булгач, ул җыелышка китәр иде, мин ашарга пешереп тордым. Әни бик куана иде. «Фәрештә канатын каккан, кызым, бик тәмле пешергәнсең», – дип мактый торган иде. Аңа ярдәм итеп, апаларым сыер савырга булыша иде. Шулай итеп яшәдек инде. Бик тәмле ризыклар пешерде әнием: атна саен өчпочмагын, бөккәнен һәм башкаларын.
Безнең өйгә кешеләр бик күп килә иде, бәрәңге алган чорда хәтта студентларны да кертә торган идек, Туфан Миңнуллинның энесе дә торды әле бездә. Шулай ук бригадир абый килолап ит китерә иде. Әнием мунчалар ягып кертте аларны, керләрен юды. Сәнәк белән бәрәңге дә казыдылар. Барлык бәйрәмнәрне дә үткәрдек, кунаклар һәм туганнар күп килде. Бер-беребезне онытмадык. Бердәм булдык. Аннан берәм-берәм кияүгә озаттылар.
«Фермага төшкәнче зиратка йөгерә идем»
Сез булачак ирегез белән ничек таныштыгыз?
Ул да бу авылныкы. Минем 8 нче сыйныфта укыган вакыт. Мәгъфирә апам: «Шәмсинең Рашаты кайткан, Рашаты кайткан, дип әйтәләр», – ди миңа (көлә). Элек зур бер эскерт саламны берничә гаиләгә бүлгәннәр. Печәнгә Рашат та килгән була. Мин дә бар идем анда. Булачак ирем мине шунда ошата. Аннары ул армиягә китте. Кайткач, клубта, кич чыкканда, аралаша башладык. Элек клубта бик күңелле була торган иде: гармунга биедек, һәрбер бәйрәмдә концерт куйдык. Егетләр скетч күрсәтергә яраттылар. Яңа елны бергә каршыладык. Башта әнием мине Рашатка кияүгә бирергә теләмәде. Булачак ирем мине урлап булса да алып кайтам дигән була. Үзенекен итте. 9 нчы майда өйләнештек, никах укыттык. Шулай авылда калдым.
Ул вакытта күп гаиләләр каенаналар белән бергә яшәгән, сездә дә шулай идеме? Мөнәсәбәтләрегез ничек булды?
Әйе-әйе, башта шулай тордык. 1980 нче елда кияүгә бардым, 1982 дә аерым йортка чыктык инде, шуңарчы 2 әби, 2 бабай белән бергә яшәдек. 3 гаилә булып тордык. Мин аларга рәхмәтле. Беренче баламны табарга да алып бардылар, чөнки ирем таш төяргә Шәмәрдәнгә киткән иде. Больницадан алып кайту белән дә булыштылар. Бер-бер артлы балалар туды – 1981 елдан алып 1987 елга кадәр. Икешәр яшь аралары. 1985 елда туган улым Рәдиф вафат булды.
Улыгызны югалткан көнне искә ала аласызмы?
Ул 28 майда үлде. Казанда. Аның атна буе температурасы 40тан төшмәде. Мин үзем аны шул тычкан авыртуыннан үлгәндер дим. Авырганда Рәдиф гел гәүдәсенә тимәскә кушты. Вафатына бер көн кала кичке сәгать биштә әтисе аны хастаханәгә илтә, мин эштә идем. Анда Рәдифне озак тотмаганнар, кукурузник белән алып киткәннәр. Иртә белән, эшләп кайтып, хайваннарны карап, әзерләнеп, шофер белән улым янына бардым. Барып кердек, әтисе өске каттан төште. «Үлгән инде ул, карчык», – диде. Каттым да калдым. 4:05 сәгатьтә үлгән иде инде ул. Дөнья күргән бала булмады шул. Шул кукурузникта барган вакытта аның хәле кискен начарлана. Чат «5»кә генә укыды, бик матур җырлады һәм биеде. 1996 нчы елда үлде.
Ул хәсрәткә түзәр өчен кайдан көчләр таптыгыз?
Нишлим инде, ул елда бик каты саргайдым. Сәгать 3 белән 4 арасына җитсә, зиратка йөгерә идем. Алай эшләмәсәм, йөрәгем тыныч була алмады. Бер ел буе бик авыр булды. Аннары әзрәк җайлырак була башлады. Йөрәктән китми, гел йөрәктә ул бала. Элегрәк төшләремә күп керде, хәзер алай ук түгел. Шулай гомерләрем үтте инде.
«Кайтып керер шикелле...»
Тормыш иптәшегез Рашат абый да 14 ел элек бакыйлыкка күчкән, ничә ел бергә гомер итеп калдыгыз?
33 ел бергә булдык. Үлгән елны 33 ел буласы инде. 2012 нче елда ноябрьнең 22се көнне китеп барды ул. Минем алдымда иртәнге якта үлде ул. Мин сөт җыючыга сөтне бирергә дип чыгып киткән идем. Килен йөгереп килгән, әти әллә нишли, ди. Янына килдем, кулыма алдым, шулай китте дә барды инде шыпырт кына. Тәннәре дә эссе иде, үлгән дип тә белмәссең.
Йөрәктән китми ул да. Кайтыр, дип көтәсең, кайтып керер шикелле. Бәрәңге әрчегән вакытта да янымда утырган кебек тоела иде.
Ул чирли идеме, нидән үлде, Рәсимә апа?
Ашказаны асты бизенә операция ясагач, шикәре югары булу ачыкланды. Шикәре 28 булып, Казанга хастаханәгә бардык. Шикәре күтәрелсә, башы чуала иде, төшсә, хәле бетә иде. Үзе белән гел кайнар чәй йөртте. Авыртса да, гел эшләде. Каравылга да төшкәләде. Комбайнда эшләгәндә, аны капка төбенә алып кайтып, сварка белән дә эшли иде.
Ирегез үлеменнән соң, балаларыгыз иң зур терәк булгандыр инде?
Әйе, шулай. Кызым Гөлгенә кияүгә китте ул вакытта. Янымда малайлар калды. Тора-бара оныклар алып кайттылар. Шул балалар белән күңел күреп тордым. Олы улымның кызы Гөлназны бик яратты бабасы, аны гел җиләк ашатырга алып барды. «Карчык, урманга кадәр барды да, йоклап китте», – дип алып кайта торган иде. Ә өйгә кайткач уяна, билгеле.
Авыл халкы, туганнарыгыз сезгә ярдәм күрсәттеме?
Әйе, барысы да ярдәм иттеләр. Күршеләргә рәхмәт, барысы да хәлләрне белеп торды. Рашат авырган чакта аның янына да гел килделәр.
«Бушка эшләгән вакытлар да бар иде»
Рәсимә апа, сез гомер буе фермада эшләдегез, бу – авыр хезмәт, сәламәтлеккә йогынтысы сизеләме?
Хәзер бар инде ул, ничек йогынтысы булмасын. Бөтен чир килеп чыкты, авырыйбыз инде. Менә узган елны гына 3 операция кичердем, икесе башыма булды.
Фермадагы беренче эш көннәрегезне хәтерлисезме?
Балама 4 ай да булмады, фермага эшкә төштем. Тешләрем бик нык сызлады. Күрдем мин ул вакытта күрмешне. Раил улыма 6 ай булганда, аны күтәреп фермага төшә идем. 35 ел буе фермада хезмәт күрсәттем инде мин. Аскы фермада эш беткәч, 8 елын өскесендә эшләдем. Утырып елаган чаклар да булды. Шулай да, бик дус, тату һәм күңелле эшләдек без, ләкин эше авыррак булды.
Мәктәптә укыганда да эшләдем. Шуннан бер хәл истә калган. Эшкә гел апам белән йөрдем. Дежур да тора идек фермада. Юрган, мендәрләрне күтәреп, төнлә фермага йокларга төшә идек. Сыерларны үзебез бозаулаттык.
Шулай бер елны язын күпер агып китте. Без фермада калдык. Безгә Арбаштан ашау алып килделәр. Песи тәлинкәсе кадәр савытка ризык салып бирделәр. Төнне шунда үткәрдек, иртә белән сыерларны саудык. Шуннан безне ДТ тракторы белән алып чыктылар…
Фермада эшләүчеләрнең хезмәте тиешенчә бәяләнәме?
Хәзер бәяләнә ул. Элек авыррак булды, бушка эшләгән вакытлар да бар иде. Бер айга 1900 сум акча түләделәр. Утырып кычкырып еладык. Җыелыштан соң сөйләшеп, стажга 200 сум өстәттек. Шул акчаны да салымга тотып калдылар. Ул вакытта эш хакы бик аз түләнде. Абзарларны да көн саен җыештыра идек. Аякта – итек, кулда – бияләй, өшеп-катып йөрдек. Йокы да күрмәдек, йөгердек тә йөгердек. Хәзер дә төнлә икедән соң йоклаганым юк, чөнки ферма сәгате канга сеңгән.
Ферма да эшләгәнсез, ничә баланы да карагансыз...
Барысына да түздем инде. Балалар үзләре берсен-берсе карадылар, Аллаһка шөкер. Гөлгенә кызымны әнигә төшергән вакытлар да булды. Әнием балаларымны эшкә өйрәтеп үстерде. Жирәбә салып эшләтте ул аларны – кайсына савыт-саба юарга, кайсына идән себерергә. Шулай эшләп үстеләр алар, Аллаһка шөкер.
«Мәхәббәт дип кенә яшәп булмый ул»
Рәсимә апа, яңа өй салып чыктыгыз, яшәү шартлары үзгәрдеме? Балаларыгыз кайтып йөриме?
Үзгәрде-үзгәрде. Минем бит иске өйдә суым да чыкмаган иде. Яңа өйдә оҗмах кебек инде, Аллаһка шөкер. Әле беркөнне кунаклар килде дә: «Һай, Рәсимә, син шәһәрчә торасын икән», – диләр. Җаным тыныч.
Кызларым килә. Гөлгенәнең улы Түбән Камада юл эшендә эшли, кызы Гөлия, Казанда кибетче. Калган балаларым монда Кенәбаш авылында инде. Оныкларым гел «әби, әби» дип кенә торалар.
Өйдәге мал-туарны карау авырмы?
Башта үзем караганда читен иде инде, хәзер улым карый. Операциядән соң аңа калды инде өйдәге эшләр.
Сез бүгенге көндә мәхәббәткә ышанасызмы?
Бер-береңә карата гел сабыр булырга кирәк. Нәрсә булса да, юл кую мөһим. Мәхәббәт дип кенә яшәп булмый ул. Әгәр бер-берегезне аңласагыз гына бәхетле тормыш итеп була. Каршы сүзләр әйтсәң, булып чыкмый инде. Кайчакта эндәшмичә кала белергә дә кирәк. Безнең бабай (тормыш иптәше – авт.иск.) кызу булды, мин аңа бер каршы сүз дә әйтми идем. 4 балам өчен яшәдем.
Бүгенге көндә берәр үкенечегез бармы?
Бер үкенечем дә, моң-зарым да юк, Аллаһка шөкер. Ничек итеп яшәсәң дә, үтә ул гомер: рәхәт яшәсәң дә, начар яшәсәң дә. Авылда калганыма да куанам гына. Шәһәргә китсәң, кайтып та булмас иде әле (көлә).
Булачак әниләргә, авырлыклар аша узган хатын-кызларга нинди сүзләр әйтер идегез?
Иң мөһиме – сабырлык һәм бәхет. Олыны олы итеп, кечене кече итеп күрә белергә кирәк. Барысы да бергә, исән-сау булсыннар.
Рәсимә апа, ихласлыгыгыз өчен рәхмәт.
Үзеңә дә мең рәхмәт.
Ралинә Галиәхмәтова