news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

4 балалы хатын кызларына кайнар су кою белән янаган

news_top

Липецк өлкәсендә яшәүче хатын балаларына кайнар су кою белән янаган һәм кечкенә кызына, этне үтерү өчен дип, пычак алырга мәҗбүр иткән. Хатынның балаларын мыскыл итүе һәм кимсетүе төшерелгән кадрлар интернет челтәрендә таралды. Хәзер полиция хезмәткәрләре бу хәлне тикшерә. Бу хакта РЕН ТВ яза.

Шуны әйтергә кирәк, бу видеоны кызларның әнисе үзе төшергән. Гаиләдә барлыгы 4 бала тәрбияләнә, хәзер алар медицина учреждениесендә.

«Алар белән табиблар һәм психологлар эшли. Әниләре белән – әгәр болай дип әйтеп булса – тикшерү органнары эшли. Аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә», – дип хәбәр иткән телеграм-каналда төбәк губернаторы Игорь Артамонов.

Вакыйганы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җирле аппараты да тикшерә. Ведомство тиешле инстанцияләргә сораулар җибәргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар