news_header_bot
Язманы тыңлагыз

4 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
4 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

4 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +9..+14˚ градус.

Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утырту өчен иң уңышсыз көннәрнең берсе. Парник-теплицаларны бакча сезонына әзерләргә була. Рассаданы сирәкләргә, туфрагын йомшартырга, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерергә, ашламалар сибәргә була. Агач-куакларның бөреләре бүрткәнче, форма биреп, ботакларын кисәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар