4 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..+4˚, көндез +15..+20˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Бу вакытта, берьеллык һәм күпьеллык чәчәк орлыкларыннан башка, бүтән үсемлекләр утыртмый тору хәерле. Томат, борыч, баклажан рассадасын зуррак савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Агач-куакларга корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Гөлләрне күчереп утыртырга була.