Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

4 айлык кыз Манту ясаганнан соң үлгән

news_top_970_100

Пермь крае Кудымкар шәһәре хастаханәсендә 4 айлык кыз үлгән. 3 көн элек аңа Манту тикшерүе ясаган булганнар, дип яза «PARMANEWS».

Бераздан баланың хәле авырая, температурасы күтәрелә. Ата-аналары «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар температурасын төшерә, аннары хастаханәгә алып киткәннәр.

Шәфкать туташы стационарга юллама бирә, әмма баланы хастаханәгә салмыйлар. Дежур табиб, балада отит, дип әйтеп, аны өенә кайтарып җибәрә. Баланы икенче көнне генә хастаханәгә салалар. Аның хәле тагын да авырая, тәненә таплар чыга, иреннәре күгәрә. Аның тыны кысыла башлый, һәм ул үлә.

Баланың әнисе табибларны гаепли. Аның әйтүенчә, табиблар анализ алмаган һәм дәваламаган. Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү башлаган.

Күптән түгел генә Санкт-Петербургта 2 яшьлек бала ана сөтеннән агуланып үлде. Башта «баланың әнисе наркотиклар куллангандыр» дигән фараз чыккан иде. Анализ баланың вирус инфекциясеннән агулануын күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100