4 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җил секундына 5-10 метр, урыны белән 15-18 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез һава температурасы +14..+19 градус була.
Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Бүген бүлмә гөлләренә һәм газонга су сибәргә һәм ашлама кертергә киңәш ителми. Әгәр бик салкын булмаса (көндез һава температурасы 0дән югары), крыжовник һәм карлыгын куакларын «яшәртергә» мөмкин. Подвалга һәм базга куелган яшелчә запасларын тикшереп алырга була.