Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

4-5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
4-5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

4 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көнбатыш районнарда +8˚ градус; туфракта урыны белән -1˚ градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +14..+19˚ градус.

5 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚ градус, кырау төшәргә мөмкин. Көндез +13..+18˚ градус җылы. 

Үсеш алучы ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Кышкылыкка сарымсак тырнаклары утыртып куярга була. Җимеш бирә торган агач-куакларны утыртырга, күчереп утыртырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100