Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

4-5 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
4-5 июньгә һава торышы һәм ай календаре

4 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +18..+23˚, көнчыгыш районнарда +24..+29˚ градус.

5 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +19..+24˚ градус.

Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Чүп үләннәрен утарга, туфракны йомшартырга була. Яшелчәләргә, җимеш бирә торган агач-куакларга ашлама сибәргә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100