news_header_bot
Язманы тыңлагыз

4-5 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
4-5 августка һава торышы һәм ай календаре

4 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен була. Төнлә кайбер районнарда томан төшә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +22..+27˚ градус.

5 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен була. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +20..+25˚ градус.

Яңа ай.

Бернәрсә дә утыртырга, кисәргә, үсемлекләргә бәйле эшләр башкарырга ярамый. Яшелчәләр тозлау, маринадлау өчен дә уңышсыз көн. Хуҗалык эшләре, туфрак эшләре башкарырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар