Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

38 яшьлек хатын картлар йортына яшәргә киткән

news_top_970_100

Кытайда 38 яшьлек хатын картлар йортына яшәргә киткән, чөнки бик нык арыган була.

Ян фамилияле хатын сөйләгәнчә, ул организмы какшап хастаханәгә эләгә һәм анда 1 ай ята. Аннан чыккач, тормышын үзгәртергә тели һәм ял итәргә, көч җыярга һәм салмак тормыш белән ләззәтләнергә уйлап, картлар йортына барып эләгә.

«Мин шәһәрдә аз гына тавыштан да уяна идем. Болай яшәү миңа уңайлы булды», – дип сөйләгән ул.

Картлар йортындагы номер өчен Ян аена $370 түли. Бу бәягә ашау һәм медицина тәрбиясе дә керә. Моннан тыш, картлар йорты табигать кочагында урнашкан. Монда җимеш бакчасы һәм тавис кошы, болан кебек җәнлекләр бар.

Хатын анда 3 ай яшәгән һәм, үзе әйткәнчә, тәнен генә түгел, җанын да ял иттергән, дип яза «Asia One».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100