8 ноябрьдә Мәскәүнең Вешняковская урамында яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз үз фатирында бала тапкан. Ә соңыннан яңа туган баланы чүп үткәргечкә ташлаган. Күршеләре, подъезда кан таплары күргәч, полициягә хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сабыйны1нче катта чүп савытында табалар. Бу хакта прокуратурага сылтама белән msk1.ru сайты яза.
Фатир хуҗабикәсенең күптән вафат икәне ачыклана. Ә аның улы исә анда еш кына кәеф-сафа корып, күңел ачып ята, дип яза «Московский комсомолец». Ул көнне анда хуҗа ир-ат, аның дус кызы һәм тагын бер пар булган.
Бу фатирга килгән полиция хезмәткәрләре караватта канга батып яткан хатын-кызны таба. Хатын-кыз күреме көчле килүен генә әйтә.
Шуннан соң полиция хезмәткәрләре чүп үткәргечне тикшерергә уйлый, күршеләре нәкъ шуның янында кан таплары күргән була. Хатын-кыз баласын тудыргач, аны целлофан пакетка һәм сөлгегә төргән, шуннан соң баланы чүп үткәргеч камерасына ташлаган. Әмма торба чүп белән тулган була, шуңа күрә бала бәрелеп үлмичә кала.
Хәзер бала хастаханәдә, аңа медицина ярдәме күрсәтәләр. Баланың әнисе полицейскийларга баласын тәрбияләргә теләвен әйткән.
«Яңа туган малай исән, аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип хәбәр иткәннәр Мәскәү прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Башкаланың Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, баласын чүп савытына ташлаган анага карата җинаять эше кузгатылган.
Хатын-кызны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хатын-кызны «әни кешенең баланы туганнан соң ук яки тудырган вакытта үтерү» маддәсе буенча түгел, ә «ярдәмчесез хәлдә булган кечкенә баланы үтерергә теләү» маддәсе буенча гаеплиләр. Бала туганнан алып, аны үтерергә тырышканчы күпме вакыт узуы турында мәгълүмат юк.