news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

38 яшьлек ир-атның борынында теш үскән

Борын төбеннән 14 миллиметр озынлыктагы һәм 10 миллиметр киңлектәге тешне алганнар.

news_top
38 яшьлек ир-атның борынында теш үскән
https://pixabay.com

АКШ табиблары 38 яшьлек ир-атның борынында үскән тешне алган. Бу турыда New England Journal of Medicine журналына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-ат Нью-Йорк поликлиникасына мөрәҗәгать итә. Ул борыны тыгылып торуга зарлана. ЛОР-табиб карагач, ир-атның борынында теш үсүен ачыклый.

Ир-атның борынындагы койма кәкрәйгән, борын тишеге төбендә үк теш үскән. Табиблар сүзләренчә, мондый хәл бик сирәк очрый. Гадәттә, дөрес үсмәгән тешләр үзләре төшә.

Бу ир-атка исә операция ясаганнар. Борын төбеннән 14 миллиметр озынлыктагы һәм 10 миллиметр киңлектәге тешне алганнар. 

Шуннан соң ир-ат яхшы иттереп сулыш ала башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар