Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

38 яшьлек ир-ат анасы белән хатынының башын кисеп алган дип шикләнәләр

38 яшьлек ир-ат анасы белән хатынының башын кисеп алган дип шикләнәләр

news_top_970_100
38 яшьлек ир-ат анасы белән хатынының башын кисеп алган дип шикләнәләр
Волгоград шәһәрендә 38 яшьлек ир-атны хатынын һәм анасын үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Волгоград буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

31 октябрьдә иртәнге якта бер фатирда 41 яшьлек хатын һәм аның 63 яшьлек кайнанасының мәете табылган. Аларның башлары киселгән булган. Урынга ашыгыч рәвештә тикшерүчеләр барган.

Җинаять булган фатирга килгән хокук саклаучыларны мәрхүмә хатыннарның туганы - 38 яшьлек ир-ат каршы ала, ул исерек була. Аны тоткарлыйлар.

Тикшерү версиясе буенча, ул хатыны һәм үз анасы белән шушы фатирда яши. Төнлә ир белән хатын талаша, ирнең анасы да бу җәнҗалга кушыла. Шуннан соң котырынган ир-ат хатынына һәм анасына пычак белән кадый, аннары аларның башларын кисеп ала, диелә хәбәрдә.

Җинаятьтән соң бу ир-ат таныш хатынына шалтыратып, ни кылганын сөйләп бирә. Таныш хатын бирегә килә һәм ирнең ялганламавына инана. Шуннан соң ул полициягә хәбәр итә.

Фатирга хокук саклаучылар килеп җиткәнче, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үз-үзенә кул салмакчы була. Ләкин аңа ярдәм итәргә өлгерәләр һәм ул исән кала. Хәзерге вакытта бу кешенең тормышына куркыныч янамый. Аны сак астына алу турында сорау хәл ителә, диелә Волгоград буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100