Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

38 миллион сум ришвәт алуда гаепләнгән Владивосток мэры тоткынлыктан азат ителгән

news_top_970_100
38 миллион сум ришвәт алуда гаепләнгән Владивосток мэры тоткынлыктан азат ителгән

38 миллион сум ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган һәм 12 ел колониягә хөкем ителгән Владивосток мэры Олег Гуменюк махсус операциягә бару турында контракт төзегән. Шул сәбәпле, ул хөкемнән азат ителгән, дип сөйләгән ТАСС агентлыгына аның адвокаты Александр Китаев.

2023 елның гыйнварында Владивостокның Ленин районы суды Гуменюкны 16,5 елга хөкем иткән иде. Апелляцияләр биреп, аның җәза срогы 12 елга киметелде.

Гуменюк 2019 елның мартында мэр итеп сайлана. Ул бу вазифага килгәч, шәһәр халкы һәм губернатор аннан зарлана башлый. Аны кар яуганда шәһәрне чистартмауда, коммуналь хуҗалык эшен тиешенчә оештырмауда гаеплиләр. 2021 елда шәһәр «катып кала» дип әйтергә була – хәтта «ашыгыч ярдәм» дә тиешле урынга бара алмый. Ә Гуменюк шәһәрне «рәткә китерер өчен» 11 миллион сум акча тоткан була, әмма бу акчаларның әрәм-шәрәм итеп бетерелүе ачыклана. Зур тавыш чыккач, ул эшеннән җибәрелә, 2021 елның октбярендә аны коррупциядә гаепли башлыйлар, ришвәт алуда гаеплиләр.Соңыннан аның төзелеш оешмаларыннан ришвәт алуы дәлилләнә.

Күптән түгел Гуменюкның хәрби киемнән махсус операция зонасындагы фотосы чыга, аның иректә икәнен ачыклыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100