news_header_bot
Язманы тыңлагыз

38 ел гомерен медицинага багышлаган Рәмзия Сафиуллина: «Бездә иң мөһиме – җаваплылык»

news_top

Балык Бистәсе районының «Авыл офыклары» газетасында Фәрваз Каюмованың «Рәмзия Сафиуллина: «Бездә иң мөһиме – җаваплылык» дигән язмасы чыкты.

Фото: © https://rsloboda-rt.ru/

Күгәрчен мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлап кулына өлгергәнлек аттестаты алган Рәмзиягә әтисенең бер сүзе җитте: «Медицинага укырга бар, кызым, гел дә кирәкле һөнәр. Кешеләрдән рәхмәт ишетеп яшәрсең».

Үзенең дә күңеле ак халатлы шәфкать ияләренә тартылганга, шушы хыялын хуплаган әтисенә мең рәхмәтле иде бу минутларда 17 яшьлек кыз. Хыялын ал җилкән итеп күтәргән Рәмзия Мәхмүт кызы шул ук елны Түбән Кама шәһәрендәге медицина училищесына юл тотты.

Үзалдына максат куйганнарга юл һәрчак ачык. Укыганда ук сайлаган һөнәренә күңеле ята Рәмзиянең. Һәр теманы бирелеп укый, имтиханнарына ныклап әзерләнә һәм төгәл 2 елдан соң, 1987 елның август аенда, дипломлы шәфкать туташы булып, Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенә эшкә кайта.

38 ел... Шул еллардан бирле күпме авыруларга яшәү өмете бирелгән дә күпме гомерләр озайтылган. Табиблар янәшәсендә эшләп елдан-ел белемен арттырган Рәмзия Сафиуллина – бүген инде тәҗрибәле шәфкать туташы. Кыска вакытлы әңгәмәбез вакытында мин аның үзенә булган ышанычын, авыруларга булган хөрмәтен күреп өлгердем.

Һәр эшнең үзенә күрә авырлыгы була торгандыр инде ул. Ә бездә иң мөһиме – җаваплылык. Берничә елга сузылган ковид пандемиясе барыбыз өчен дә зур сынау булды. Ул безнең ныклыгыбызны сынады, күкрәк тутырып сулыш алуның, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтте. Ул чагында эштән китеп тә тормадык, авыруны таратмас өчен, туганнарыбыз белән дә аралашмадык. Пандемия чоры эшебезгә булган җаваплылык тойгысын тагын да арттырды, – ди хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегендә эшләүче шәфкать туташы Рәмзия.

Сабырлык, игътибарлылык, намуслылык – һәр шәфкать туташында булырга тиешле сыйфатлар. Шуңа да әлеге һөнәр ияләре арасында очраклылык булырга тиеш түгел. «Хезмәтемне яратып башкарам, эшемә сөенеп киләм», – диюендә дә ихласлылык ята Рәмзиянең. Авыру кешенең зарын тыңлап, хәленә керә белү өчен күңел киңлеге кирәк, дәвалау вакытында табиб белән бергәлектә кеше гомерен саклап калу өчен күпме көч, сабырлык таләп ителгәнен алар үзләре генә белә.

– Йогышлы авырулар бүлеге мөдире Ринат Рафыйкович белән аңлашып эшлибез. Ул үзенең эш тәҗрибәсе, авыруларга булган ягымлы мөгамәләсе белән без шәфкать туташлары өчен үрнәк. Андый табиб янәшәсендә эшләү – бәхет, дияр идем мин. Безнең бүлектә гадәттә бронхит, пневмония, сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ), шулай ук халыкта «тычкан бизгәге» дип йөртелә торган геморрагик бизгәк белән авыручылар дәвалана. Терелеп чыккан пациентларның җылы карашы, рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олы шатлык юктыр безнең өчен. Ә алар аз түгел, – ди Рәмзия.

Әлеге сүзләрне сөенеп тә, хезмәтенә бирелгән бәһа буларак, горурланып та әйтә ул. Хөкүмәтебез тарафыннан тапшырылган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да аның тырыш, нәтиҗәле хезмәтен дәлилли.

Кайчандыр курчакларына уколлар ясап, аларны «дәвалаган» нәни кызчыкның бүген танылулы үз урыны, дәрәҗәсе бар. Әнисе Диләрә апаның, абыйсының, апа-сеңелләренең, улы Рәнифнең, оныгы Әмирнең дә горурлыгы, ныклы терәге ул.

Күңеле белән үткәннәргә кайтты исә мәрхүм әтисе Мәхмүт аганың сүзләрен искә төшерә Рәмзия: «Әниегез белән матур яшәп, сезне – 4 баланы үстердек. Өчегез югары белемле. Ә синең медучилищеда укуың минем өчен институттан да югары, кызым. Дәваларың белән авыруларга гомер өстәүче, шифа бирүче син», – дигән иде ул. Әлеге сүзләргә өстәп тагын ни диярсең... Яшьлек хыялларына канат куйган елларына рәхмәтле булып, бүген дә сайлаган һөнәренә тугрылык саклап яшәгән көне Рәмзия Мәхмүт кызы Сафиуллинаның.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар