Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

37 яшьлек хатын үз улын һәм кызын өч ел буе газаплаган

news_top_970_100

28 март көнне Магадан шәһәр суды балаларына карата рәхимсез мөгамәлә турындагы эш буенча хөкем карары чыгарды. 37 яшьлек хатын үз улын һәм кызын даими рәвештә газаплауда гаепле дип табылган. Балаларга карата көч кулланулар 3 елдан артык дәвам иткән. Ләкин ана – кырыс тәрбия кулланучы бердәнбер кеше түгел. Бу эштә аңа тормыш иптәше дә ярдәм иткән, дип яза «Комсомольская правда».

Тикшерү ачыклаганча, балаларны газаплаулар 3 ел дәвам иткән: 2020 елның гыйнварыннан 2023 елның июленә кадәр. Өйдә аларны көн саен рәхимсез чынбарлык көтә – һәрвакыт канәгать булмаган әниләре һәм кырыс үги әтиләре төрле җәза ысулларын куллана.

– Мыскыллауларга балаларның тыңламаучанлыгы һәм аларның мәктәптә уңышлары түбән булуы сәбәпче булган, – дип сөйлиләр Магадан шәһәр судында.

Әти-әниләре балаларны калай һәм пыяла банкаларда, борчак белән тоз катнашмасында басып торырга мәҗбүр иткән. Йодрык белән кыйнаулар да булган.

Бу хәлләр 2023 елның 20 июлендә кызга ашыгыч медицина ярдәме кирәк булгач кына ачыклана. Табиблар баланы караганнан соң шакката: балада ябык баш сөяге-ми җәрәхәте, баш мие селкенүе, бөтен тәнендә кыйнау эзләре була.

– Судмедэкспертлар тикшерүе нәтиҗәсендә, кызның тәнендә ким дигәндә 74 эз табылган: башында – 10, муенында – 12 , күкрәгендә – 17 һәм аяк-кулларында 35 җәрәхәт, – дип сөйлиләр ведомствода.

Суд хатын-кызның гамәлләрен берьюлы 2 маддә буенча квалификацияләгән: «Газаплау» һәм «Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү». Әни кешене 3,5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итәләр. Ул шулай ук үз балаларына мораль зыян компенсациясен түләргә тиеш булачак.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 апрель 2025
    Исемсез
    Әле бу эләккәне генә, эләкмәгәннәрен ачыклау белән кем маташырга тиеш?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100