Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

37 яшьлек әни кеше 5 һәм 2 яшьлек балалары белән бергә янып үлгән

Йорт яна башлаганын күреп алган хатын, тәрәзәдән ут эченә ташлана.

news_top_970_100
37 яшьлек әни кеше 5 һәм 2 яшьлек балалары белән бергә янып үлгән

Башкортстанның Иглин районындагы Октябрьское авылында янгында өч кеше һәлак булган. 37 яшьлек хатын белән аның 5 һәм 2 яшьлек балалары янып үлгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. 

Район администрация мәгълүматы буенча, гаилә яхшылар рәтендә була. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, иртән әни кеше кибеткә китә. Балалар өйдә калып тора. Кибеттән кайтып килешли, бу хатын үз йортыннан төтен чыгуын күреп ала. Узып баручы машина аны тиз генә өенә кайтарып куя. Бу вакытта бүрәнә йортта янгын башланган була инде. Хатын тәрәзәдән өйгә кереп китә. Ул балаларын коткармакчы була. Ләкин ана да, балалар да яныгыннан чыга алмый. Алар өчесе дә һәлак була. Йорт тулысынча янып бетә. 

Бу гаиләнең 14 яшьлек кызы фаҗига вакытында мәктәптә була. Хәзер аның белән психологлар эшли. Фаҗигадән соң әти кеше дә кайтып җиткән. Ул олы кызлары белән Уфада яши. Олы кыз Уфа көллиятендә укый. Ир белән хатын бергә яшәмәгән. 

«Әлеге гаилә яхшылар рәтендә. Аларның йортында янгын турында кисәтү җайланмасы да бар. Йортны 2010 елда ана капиталына сатып алганнар иде. Авыл җирлеге башлыгы шушы көннәрдә генә мәрхүмә хатын белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште», — дигән район хакимияте вәкиле. 

Йорт авыл читендә урнашкан. Янгын сүндерү машиналары килеп җитә алган. Юллар чиста булган. Октябрьское авылы Иглин район үзәгеннән 24 км ераклыкта урнашкан. 

Фаҗигадән соң тикшерү эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100