37 яшьлек ир-атның күзенә ручка кадалган һәм баш миен тишкән
Язу коралы СИЗОда утыручы тоткынның баш сөягенең артына кадәр үтеп кергән.
СИЗО-3 тоткыны булган 37 яшьлек ир-атны Ростов-на-Дону шәһәре хастаханәсенә китергәннәр. 5 февральдә бу ир-атның күзенә һәм баш миенә язу коралы — ручка кергән. Табиблар ручканы баш сөяге эченнән алу җаен тапкан. Бу турыда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Яза торган ручка ир-атның күзе аша баш сөягенең эченә кереп китеп, баш миен яралаган. Ул әһәмиятле кан тамырлары һәм баш мие кәүсәсенә бер миллиметр гына тимичә узып киткән.
Нейрохирурглар операция ясагач, авыруны реанимациягә күчергән.
Ир-ат сүзләренчә, ул үзен-үзе яралаган, нервыланган вакытта башына ручка кадап куйган.
9 февральдә бу кеше вафат булган, диелә хәбәрдә.