Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

37 градус эсседә комбайн штурвалына утырган Илнар Кыямов: «Авылда рәхәт миңа»

Язмышларын туган як басулары белән гомерлеккә дип бәйләгән яшьләр күп. Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылында Илнар Кыямов – әнә шуларның берсе.

news_top_970_100
37 градус эсседә комбайн штурвалына утырган Илнар Кыямов: «Авылда рәхәт миңа»
Гаилә архивыннан

Илнар Кыямов 2004-2005 елларда гаиләләренә бирелгән җирләрне рәсмиләштереп, туган авыл басуларында эш башлап җибәрә. Көзге һәм язгы бодай, арпа чәчәләр, уралар. Инде бу еллар эчендә ул әлеге басуларны күз йомып та биш бармагыдай белә.

«Бүген мәктәп артындагы басуда эшлибез. Җирләрем шактый. Көзге бодай урабыз. Без 4 ел инде фермерлар Назыйф абый Кадыйров, Ханнән Исмәгыйлев, Марат Сафиуллин белән бергә кулга-кул тотынып эшлибез. Техника белән дә җайлы алай. Аннан, кемнең басуы өлгергән – башта шунда төшәбез. Урабыз, шоферлар ташып тора. Ындыр табагын арендага алдык, шунда ташып барабыз», – ди Илнар комбайн гөрелтесе аркылы.

Без сөйләшкәндә 37 градус эсселек иде. «Ничек бу кызуда эшли аласыз», – дигәч, «Нәкъ чын урак өсте инде бу», – дип көлә.

«Авылда рәхәт миңа. Кыр эшләрен яратам. Басулар үзенә тартып тора. Үзеңә үзең хуҗа, аннан, үз графигың буенча яшисең. Билгеле, чәчү, урак өстендә нык тирләргә туры килә. Аның да үзенә күрә ләззәте бар, бик нык арысаң да, эшеңнән канәгать булсаң, күңелгә рәхәт. Иген шаулап үскән басуларга комбайн штурвалы артыннан бер күз ташлавың ни тора...» – ди Илнар, җир сулышы тоеп яшәвенә куанып.

Әтисе Гыймран абый гомере буе Вахитов исемендәге колхозда механизатор була. Ике кызыннан соң туган улы, төпчеге, билгеле инде, һәрчак әтисе тирәсендә әвәләнә. Хәзер шулай булуына Илнар бик шат, әтисенең кесәсеннән чыккан, тузанга баткан «куян күчтәнәчләренең» тәме әле дә исендә. «Җир тәме анда улым, чиста ул, аша», – дия иде әтисе. Мәктәптә укыган елларында, комбайнчы ярдәмчесе булып, әтисе янында таңнан төнгә кадәр эшләүләре юка гына гәүдәле егетне нык чыныктыра. Туган җиргә булган ихтирам, ярату аны читкә җибәрми. «Әтидән күчкәндер миңа җиргә тартылу», – ди ул үзе.

Инде хәзер үзенең ике улы – ике таянычы бар. Алар да басу, иген кырлары исен ярата, эшләп үсәләр. Олы уллары Марсель, әнә, инде Росгвардия сафларында хезмәт итә. Кечесе Самир быел 2нче сыйныфка җыена. Җәмәгате Солтания – авыл мәктәбендә рус теле укытучысы. Бердәм тату гаилә бәхете, билгеле инде, авылның ак әбисе – тугызынчы дистәне ваклап килүче Сәлимә апага да бәйле. Эштән кайтуларын кайнар чәе, тәмле ашлары белән каршы ала ул.

«Уңыш быел куандыра, әйбәт чыга, шөкер, 45 центнер гектардан... Аннан инде бөртеклеләргә бәя көтәбез, ашлыкны урнаштыра башлыйбыз. Еллар гына имин булсын. Җирләрне буш итмәбез, илгә икмәк һава кебек кирәк, – ди фермер, комбайн штурвалы артына ашыгып. – Яңгыр тамгалый башлаганчы эшләп калырга кирәк».

Бүген авыл әнә шундый, туган җирдән сихәт алып, ил табынын кайгыртып яши, әтиләренең эшен дәвам итә, авылны яшәтә торган яшьләр кулында. Авыл сабан туен уздырганда да, төзекләндерү эшләрендә дә, башка чараларда да алар һәрчак ярдәм кулын суза. Уңышлар гына телисе килә җир улларына.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 5 август 2023
    Исемсез
    Унган булган куршелэр. Хэрвакыт ярдэмгэ килуче Ильнар абый. Молодец!!!!
  • 5 август 2023
    Исемсез
    Молодец Ильнар абый 🤝
  • 5 август 2023
    Исемсез
    Молодцы 👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100