Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

365 көнгә бер ял: авыл халкы уңыш бәйрәмендә фермасын онытып торды

Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Уңыш бәйрәмен билгеләп үтте. Татарстанның төрле район башлыклары, хезмәт алдынгылары, дәүләт тармагы вәкилләре “Корстон”ның баллар залында 2018 елгы уракка йомгак ясады.

news_top_970_100
365 көнгә бер ял: авыл халкы уңыш бәйрәмендә фермасын онытып торды

Чара үтәсе зал гына түгел, аңа илткән коридор да авыл хуҗалыгының төп байлыгы – икмәк темасына бизәлгән иде. Идәнгә сап-сары игендәй келәм җәелгән, стеналарга тау-тау көшелләр “өелгән”, иген басулары күкрәп утыра.

 

 Мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе, көзге муллыктан күргәзмәләр әзерләнгән.

Киртәләр очравына карамастан, 3,8 млн тонна икмәк белән мактана алабыз”

– Бу – чын мәгънәсендә зур, матур бәйрәм. Бүген без юлыбызда очраган киртәләргә, авырлыкларга, климат үзгәрешләренә карамастан, 3,8 млн тонна иген уңышы белән мактана алабыз. Сөт буенча да республика позициясе 1,8 млн тонна. 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 500 мең тоннадан артык ит - болар барысы да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышы. Бу - биредә утыручы игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, белгечләр, шулай ук авыл хуҗалыгы ветераннары хезмәте дә, - диде Рөстәм Миңнеханов.


Ягулык – мөһим компонент, нефтьчеләргә рәхмәт”

Президент “Урак – 2018” кампаниясенә өлеш керткән партнерларны да аерым телгә алды.

- Нефтьчеләрне һәм ТАИФ оешмасын аерым билгеләп үтәсе килә. Ягулык - безнең өчен мөһим компонент. Рәхмәт сезгә. «Таттрансгаз» оешмасына, башка партнерларга рәхмәт. Юлчылар, төзүчеләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе - барысы да шушы нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышты, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Инвесторларга аерым рәхмәт”

Татарстан Президенты инвесторларга да рәхмәт сүзләре ирештерде.

«Инвесторларга аерым рәхмәт сүзләрен әйтергә кирәк. Алар шушы бизнесны үстерергә тырыша, акчалар кертә. Быел гына да 18 млрд сумлык инвестиция тотылган. Бу акчаны бит башта табарга, аннары кире кайтарырга кирәк», - диде ул.


Авыл – республиканың нигезе, таяну ноктасы”

Рөстәм Миңнеханов, үз чыгышында, авылның республика тормышындагы урынын да билгеләп үтте.

“Авыл ул - республиканың нигезе. Без авылда яшәгән кешеләргә таянабыз.

Бүген республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4 мең 600 фермер хуҗалыгы, 1200гә якын гаилә фермасы бар. Бу - шулай ук безнең авылларга алга таба да үсү һәм чәчәк ату өчен кирәкле ресурс һәм байлык. Рәхмәт сезгә!

Авыл хуҗалыгына ярдәм булды һәм булачак”

"Без – хөкүмәт, парламент, федераль коллегалар, сезнең белән төрле мөмкинлекләрне уртаклашып яшибез. Бүген республикада 38 программа эшләп килә. Аның быелгы бюджеты 44 млрд сум. Әлеге программаларның күбесе авыл хуҗалыгы инфраструктурасы үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә юнәлдерелгән. Бу программалар алга таба да үсәчәк", - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов авыл кешеләренә зурлап рәхмәтен әйтте.

“Без авылдагы хезмәтнең җиңел түгеллеген аңлыйбыз. Бу процесста иң мөһиме – кешеләр. Алар - авыл тормышында, беренче планда кайнаучылар. Бүген бу кешеләрне хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Район башлыкларына безнең сәламнәребезне һәм рәхмәтләребезне үзләренә җиткерүләрен сорап калабыз.

Авыл хуҗалыгы ул – таяну ноктасы. Без аңа ярдәм итеп килдек һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез.

Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлап, исәнлек һәм уңышлар телим. Киләчәктә дә республикабыз гөрләп торсын, агросәнәгать тармагы алга барсын, ә без сезнең белән бергә булыйк”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагында зур уңышларга ирешеп, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән алдынгыларны да бүләкләде.

“Татар-информ” хәбәрчесе, бүләкләнүчеләрне, табын артыннан аерым булса да, хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Атказанган ветеринар: “Безнең ут-җитәкче белән тауларны күчерергә була”

Татарстанның атказанган мал табибы исеменә лаек булган Ирина Тарутина мондый зур мәртәбәгә ия булуына әле дә ышана алмый. Дулкынланудан, берничә тапкыр әңгәмәдән бүленергә туры килде аңа.

– Көтелмәгән бүләк. Мин моңа бик шат. Баш ветеринария идарәсенә, безнең ут-җитәкчебезгә рәхмәт. Аның белән таулар күчерергә була, - диде ул шатлык күз яшьләре аша.

Ирина Тарутина ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясе бүлегенең әйдап баручы киңәшчесе булып эшли.

– Мин ветеринария хезмәтендә 1997 елдан бирле. Бу юлның башыннан ук дияргә була, идарә үзе 1993 елда оешты. Эшебез катлаулы һәм җаваплы. Шул ук вакытта ул кирәкле дә.

Баш ветеринария идарәсе республиканың барлык районнары, Татарстанның эпизоотик ситуациясе, азык-төлек куркынычсызлыгы өчен җавап бирә.

– Миңа дүрт җитәкче белән эшләргә туры килде. Һәр этапта хезмәтебез үзенә күрә кызыклы булды. Хәзер идарә берникадәр үзгәрешләр кеичерде, безнең хезмәтне Президентыбыз ничәнче тапкыр автотранспорт, күчмә ветеринария пунктлары белән тәэмин итә. Илдәге катлаулы ситуациягә карамастан, безнең хезмәткә ярдәм итү өчен чаралар таба. Мин эшли башлаган дәвердә мондый игътибар юк иде. Хәзер бар да заманча. Зур рәхмәт Президентыбызга. Хәзер безгә җырлый-җырлый эшлисе дә эшлисе, - диде Ирина Тарутина.

Атказанган терлекче: “Иртән 3 туларга 15 минутта торам”

Зоя Улыксанова Арча районы “Закирҗанов” крестьян-фермер хуҗалыгында савымчы булып эшли. Эш стажы – 21 ел.

– Беренче тапкыр шушындый зур тантаналы чарада катнашам. Дулкынланам да. Балаларымны да, сыерларымны да калдырып килдем, - диде герой-ана.

Сүз уңаеннан, Зоя ханым 8 бала әнисе: 4 малай, 4 кыз үстерә. Балаларның олысына – 20 яшь, төпчегенә 9 ай.

– 1994 елдан бирле фермада эшлим. Өч ел үземнең туган авылда, кияүгә чыккач, иремнең авылында хезмәт куям, - диде савымчы.

Зоя ханымның эш көне иртәнге 3 туларга 15 минутта башлана.

– Эштән 7 тулганда кайтам. Өйдә дә мал-туарларыбыз бар, аларны да карарга кирәк. Балаларга да күз-колак буласы. Декрет ялында булсам да, эшкә чыктым әле менә, - диде ул.

Савымчы сүзләренчә, хезмәт хакы савылган сөт күләменнән тора. “Икмәк булса, җыр да була” дигән мәкальнең терлекчелеккә хас вариантын әйтәсе килә бу очракта: “Сөт булса, акча да була”.

– Хәзер эшләве җиңелрәк. Элек сөтне бидонлап ташысак, хәзер система автоматлашкан, авырлыгын күрмим, - диде Татарстанның өр-яңа атказанган терлекчесе.

Атказанган механизатор: “Машинага кызыгып, капка астыннан карап кала идем”

Татарстанның атказанган механизаторы исеменә лаек булган Вакыйф абый Габдрахмановның эш стажы 58 ел. 71 яшьтә булуына карамастан, бүген дә тимер ат иярли ул. Хезмәт биографиясендә бер генә эш урыны – туган авылы Кукмара районының Тукай агрофирмасы. Ике ел ярым армия хезмәтенә бүленеп алганнан соң, аннан кайткач гомере буе берөзлексез гел бер хуҗалыкта эшли.

– Үземне белә башлаганнан бирле техника җене кагылган миңа. 4 класста укыганда ат көтүе көтә башладым. Авылда машиналар юк иде. Сирәк-мирәк кенә үткән машинаны, кызыгып, капка астыннан карап кала идем. Кем йөртә икән аны дип уйлый идем. Руль артына 18 яшьтә утырдым. Шуннан бирле инде минем язмыш тимер ат белән бәйләнгән. Комбайнда, дүрт төрле машинада эшләдем. Бүген ягулык ташу машинасы белән идарә итәм. Техниканы биш бармагым кебек беләм. Сүтеп-җыярга хирыслыгың булмаса, машинага утырып йөрергә дә кирәкми, - ди Вакыйф абый.

Вакыйф Габдрахманов җәмәгате белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Кызы мәктәптә завуч, улы инженер булып эшли.

Яше җитмештә булса да, эштән аерылырга исәбе юк үзенең.

– Сәламәтлек рөхсәт итсә, эшләргә исәп әле, - ди Вакыйф Габдрахманов.

Авыл хезмәтчәннәре бәйрәм итсә дә, җиңел суларга әле иртәрәк. Татарстан кырларыннан кукуруз, рапс, көнбагыш, бәрәңгене җыеп бетерәсе, туңга сөрү эшләрен башкарасы бар. Хәер, авыл хуҗалыгында эш бетәмени? Көнне-төнгә ялгый торган тармак, шәһәрнең – тук тамагы, дәүләтнең саклык банкы бит ул – авыл.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100