Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз теләге белән түгел». 36 яшьлек ир-ат сөннәтләүдән соң үлгән

news_top_970_100
«Үз теләге белән түгел». 36 яшьлек ир-ат сөннәтләүдән соң үлгән
https://www.pexels.com/

Краснодарда 36 яшьлек ир-атка сөннәтләү операциясе ясаганнар. Шуннан соң ул вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Артем исемле ир-ат операцияне үз теләп ясатмый, хирургик чараны шәхси клиника табибы билгеләгән. Уролог аңа ялкынсыну авыруын дәвалау өчен операция кирәк булуын аңлаткан.

Ләкин операциядән соң Артемның хәле начарланган. Шуңа да карамастан, табиб ярадагы җөйләрне алган. Ике көннәр Артемның хәле тагын да авырайган һәм аны край хастаханәсенә алып киткәннәр.

Биредә табиблар ир-атның ярадагы тукымалары үлекләвен ачыклый, инфекция организмга тарала. Ике атна реанимациядә яткач, Артем вафат була.

Артемның анасы улы табиблар хатасы аркасында үлде дип саный. Аның сүзләренчә, табиб операция вакытында кан тамырларының берсен эшкәртмәгән, шуңа күрә шеш барлыкка килгән.

«Бик каты авыртты, ул бик түзде. Табиб берни дә тәкъдим итмәде. Улым урологка ир-атлар проблемасы белән барган иде. Табиб аңа «марганцовка белән чайкарга» дип язу язып биргән, аннары операция билгеләгән. Без табибка ышандык. Мин моны табиб хатасы дип саныйм. Ул шешне күрде, тик бар да нормада диде», – ди Артемның анасы.

Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100