Агымдагы елда гыйнвар аеның икенче атнасында Россиядә ак майның 1 килограммы өчен бәя, 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, абсолют күрсәткечтә иң күпкә — якынча 36 сумга төшкән. Бу хакта РИА Новости агентлыгына эксперт Евгения Траутман сөйләгән.
«Россиядә гыйнварның икенче атнасында, узган елның шул ук чорына караганда, азык-төлек товарлары арасында абсолют күрсәткечтә (1 килограмм исәбеннән) ак май сизелерлек арзанайды — бәя төшүе якынча 36 сум яки якынча 3% тәшкил итте», — дип хәбәр итә ул.
Шулай ук ул тавык йомыркасының бәясе 25 сумга һәм кыярныкы 23 сумга төшүен билгеләп үтә.
Бәяләре күзәтелеп барыла торган азык-төлек товарлары арасында барлыгы 15 позиция арзанайган. Ак май, тавык йомыркасы һәм кыярдан тыш, бу исемлеккә помидор, кәбестә, банан, бәрәңге, суган, сарык ите, чөгендер, дөге, шикәр, карабодай, кишер һәм бодай кергән.