35 яшьтән зуррак кешеләрнең өй аптечкаларында тонометр булырга тиеш. Бу мәҗбүри, диде Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш клиник фармакологы Марина Журавлева. Бу хакта РИА Новости яза.
«Төрле яшьтәге кешеләр булган гаиләдә һәрвакыт тонометр, термометр булырга тиеш. 35 яшьтән зуррак кешеләр кан басымын контрольдә тотарга тиеш. Ул нормадамы яисә артып китәме икәнен белеп тору кирәк. Әгәр артып китә икән, аның сәбәпләрен ачыклау мөһим. Моның өчен һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип сөйләде Журавлева.