Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 яшьлек хатынны якын танышы «БМВ» машинасы белән таптатып үтергән

news_top_970_100
35 яшьлек хатынны якын танышы «БМВ» машинасы белән таптатып үтергән
https://pixabay.com/

22 май төнендә Тольятти шәһәрендә 35 яшьлек Ольга В. авариядә һәлак булган. Аны "БМВ" машинасы таптаган. Шаһитлар сүзләренчә, "БМВ" хатынны таптый һәм качып китә. Аны тиз арада тоткарлыйлар. Соңрак ачыкланганча, бу очраклы авария булмый, бу - вәхшиләрчә үтерү икәне билгеле була. "Комсомольская правда" шул хакта хәбәр итте.

"Мәрхүмәнең шәхесен хокук саклаучылар ачыклый. Ул ипи пешерә торган кибеттә пекарняда сатучы булып эшли, балалары бар. Ольга Тельман исемле бер ир-ат белән бик якын мөнәсәбәттә була. Тельман «БМВ 520I» машинасында йөри", - дип сөйләгән сайтның үз чыганагы.

21 майда Тельман 54 яшьлеген бәйрәм иткән. Ул Азәрбайҗан гражданины, Россиядә регистрациясе юк, автомеханик булып эшли. Оперативниклар аны яши торган урынында табалар.

Тельман моңа кадәр урлау өчен хөкем ителгән. Ул хәзер гаебен танып күрсәтмә бирә. Якынча версия буенча, ул Ольганы талаш вакытында машинасы белән таптый.  Хокук саклаучылар машинаны да тикшерә, анда авария эзләре, кан таплары була. 

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100