Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 яшьлек ир-ат 19 яшьлек кызны буып үтереп, мәетне кладовкада саклаган

news_top_970_100
35 яшьлек ир-ат 19 яшьлек кызны буып үтереп, мәетне кладовкада саклаган
https://pixabay.com/

Киров шәһәрендә 19 яшьлек кызны үтергән 35 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгардылар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаять 2021 елның 23 ноябрендә була. Грибоедов урамындагы йортта яшәүче кешеләр уртак балконда кыз мәетен таба. Мәет ковер һәм пакетларга төрелгән була. Тиз арада җинаять эше ачыла, тикшерүчеләр үтерүчене эзли башлый.

Җинаятьтә шикләнеп 35 яшьлек ир-ат тоткарлана, ул мәрхүмәнең танышы була, моңа кадәр дә үтерү өчен хөкем ителгән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, фаҗига 2021 елның сентябрендә үк була. Мәрхүмә кыз бу ир-ат белән хәмер эчеп утыра. Аннары кыз ир-атка сүгенә башлый, ир-ат моны ошатмый. Исерек ир-ат кызны буа башлый, һәм кыз үлә. Ир-ат мәетне коверга төрә, пакетлар белән чорный. Җинаятьче мәетне берничә көн буена үзенең кладовкасында саклый, аннары уртак балконга алып чыга. Мәетне шунда күршеләр таба.

Ир-атны сак астына алалар. Шушы көннәрдә суд була, җинаятьчене 12 елга каты режимлы колониягә озаталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100