Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 яшькә кадәр гаилә коручыларга биреләчәк 10 мең сум элек өйләнешкәннәргә биреләчәкме?

news_top_970_100
35 яшькә кадәр гаилә коручыларга биреләчәк 10 мең сум элек өйләнешкәннәргә биреләчәкме?

Яңа өйләнешүчеләргә 10 мең сум акча бирү турында закон проекты Дәүләт Думасына беренче укылышка кертелде. Мондый закон проектын ЛДПР фракциясе лидеры Леонид Слуцкий керткән.

Бу закон турында мәгълүмат чыккач, акча моңа кадәр өйләнешүчеләргә биреләме-юкмы икәнен сорашучылар булды. Бу сорауга җавап Думага тәкъдим ителгән закон проектыннан аңлашыла.

Закон проекты буенча, бу акча түбәндәге гражданнарга бирелә ала:

Кияүгә дә, кәләшкә дә 35 яшь тулмаган булырга тиеш;

Кияүнең дә, кәләшнең дә беренче никахы булу шарт;

Кияү дә, кәләш тә Россиядә даими яшәргә, «пропискасы» булырга тиеш;

Акчаны алу өчен, яшь ир яки яшь хатын, гариза белән, социаль яклау оешмасына никах теркәлгәннән соң бер ел эчендә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шулай итеп, моңа кадәр (ягъни, закон кабул ителгәнче) өйләнешүчеләргә бу акча түләнми;

10 мең сум акча гаиләнең матди хәленә, башка төр ярдәм алу-алмавына карамыйча бирелә;

10 мең сум акча гаиләнең табышы дип каралмый – ягъни, башка төр социль ярдәмнәрнең суммасын киметми;

Закон 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш (кабул ителгән очракта).

Шулай итеп, акча элек өйләнешкәннәргә бирелми, ул никахын 2024 елдан соң теркәгәннәргә генә бирелергә тиеш (депутатлар фикеренчә). Дөрес, закон проектына үзгәрешләр кертелүе бар, әмма әлегә бер депутат та бу үзгәрешне кертергә тәкъдим итмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100